Балачак бәйрәмендә – иҗади проектлар

2018 елның 1 июне, җомга

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 1 сентябрьдән бишенче сыйныфта укыячак балалар өчен 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне аеруча истәлекле узды.

Гимназия иртәдән үк үзенә кунакка чакырды тест биремнәрен уңышлы тапшырган укучыларны. Гимназия-интернатның тәрбиячесе Гөлгенә Саттарова, педагог-оештыручы Алсу Хафизова балалар өчен гимназиягә мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар. Көн дәвамында балалар укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп, интернат, спорт мәйданчыклары белән таныштылар, үзара аралаштылар, мавыктыргыч уеннарда дуслаштылар, иҗади проектларда катнашып, үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International