-Һәр эшмәкәргә барып җитеп, ачыктан-ачык сөйләшеп, үсеш планын билгеләп, аңа бизнесын үстерүдә ярдәм итү – безнең максат. Җитештергән продукцияне, чималны сатарга мөмкинлекләр тудыру, товарны, иң беренче чиратта, районның үз базарында, эчке багланышларда куллану – без шуңа омтылабыз. Районда кече һәм урта бизнеста 689 эшмәкәрлек теркәлгән, аларда 3800 кеше эшли. Җирлекләрдәге кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр эшчәнлеге белән танышып, һәр кешегә барып җитәргә телибез. Район җитештерүендәге тулы картинаны күзаллау авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә дөрес үсешне билгеләү, базарда үз урыныңны табу өчен кирәк. Республика җитәкчелеге ярдәме белән районнарда бар шартлар да тудырылган сәнәгать мәйданчыклары төзелә. Актанышта моннан берничә ел элек 746 ПМК төзелеш базасында район көче белән сәнәгать паркы төзелгән иде. “Сельхозтехника” базасы да сәнәгать паркы буларак сакланып калды. Моннан тыш, 13 гектар мәйданда бар уңайлыклары булган “Актаныш” сәнәгать паркын төзедек. Биналарга барлык инженерлык коммуникацияләре – җылылык, электр, су, канализация тоташтырылган. Су, газ, ут кертелгән, асфальт юл салынган. Әлеге сәнәгать паркларында читтән килеп эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр бар. Ләкин без бу мәйданчыкларны нәкъ менә райондагы кече һәм урта бизнесны үстерү өчен ачтык, - дип, 25 май көнне эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов эшлекле дә, бәйрәмчә дә үткән очрашуда.
Район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, ТР Эшмәкәрлекне яклау фондының төбәк вәкиле Булат Шәйхразыев республикада эшмәкәрлекне үстерүдәге максатчан программалар, отышлы лизинглар, сәнәгать паркы резидентлары өчен ташламалар белән таныштырдылар.
Бизнес эшчәнлегенә кагылышлы программаларның күплеге, мәгълүматның үзләренә ачыктан-ачык барып җитүе эшмәкәрләрдә төрле сораулар да уятырга мөмкин - моның сәбәпләре нидә?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә район-шәһәр башлыклары катнашында узган атналык видеокиңәшмәдә дә республикада урта һәм кече бизнес үсеше актуаль һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе буларак күтәрелде Рөстәм Нургали улы тарафыннан.
-Сәнәгать паркларын без эшмәкәрләр өчен бизнеста тиз арада күтәрелеп уңышка ирешү өчен оештырдык. Кешеләр өчен үз эшен ачып баю урыны ул. Тәвәккәл карарлар кабул итү өчен эшмәкәрләрнең хакимияткә ышануы кирәк, иң элек. Эшләсеннәр генә, безгә алардан берни кирәкми. Үз эшен ачып, гаиләсен туендыра икән – уңыш, җитештергән товарын сата да белә икән, монысы инде икенче уңыш. Без эшмәкәрләргә җитештергән товарларын сатарга ярдәм итү өчен кирәк. Аңлашып эшләү булсын. Сәнәгать паркларына урнашып, бизнес-проекты, максаты булган эшмәкәрләргә республика бюджетыннан инвестицияләр биреләчәк. Ачыктан-ачык аралашу һәм моны урыннарда дөрес итеп халыкка җиткерә белү район җитәкчесенең бизнеска булган мөнәсәбәтендә күренә. Республикада без бүген шундый максат куябыз. Эшләгән кеше матур яши, балаларына да яхшы тәрбия бирә, закон бозып, кыңгыр юлда да йөрми, - диде Рөстәм Нургали улы.
Ел саен 26 майда Рәсәйдә эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Россиядә эшмәкәрлек көне - иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Эшлекле даирәләргә ярдәм итү, Сәүдә-сәнәгать палатасы булдыру турында Татарстан Президенты тарафыннан 1992 елда боерык имзаланган. Аның 25 ел дәвамында эшләвендә бизнеска ярдәм итү, бәхәсле моментларны хәл итү, хокукый-норматив актларны эшләү буенча һөнәри инфраструктура булдырылды.
2017 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен 1 млрд 250 млн сум акча кертелгән, аның 250 млн сумы федераль бюджеттан.
Татарстанда 65 сәнәгать паркы, муниципаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар бар.