29 май көнне Ирмәш тау итәгендәге яланлык хәрби шәһәрчекне хәтерләтте: биредә район мәктәпләреннән хәрби җыенга килгән югары сыйныф укучылары солдат тормышы белән яши башлады.
Егетләр тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән бергә “Патриот” лагерында - Ирмәш тау итәгендә палаткалар корып, яланда урнаштылар. Хәрби җыенда һәм лагерьда 54 укучы. Егетләр өч взводка бүленгән. Беренче взвод командиры Актанышның 1 нче мәктәбеннән Равил Хаҗиев, икенче взводныкы Актанышның 2 нче мәктәбеннән Раил Яманов, өченче взвод белән Актаныш ресурс үзәгеннән Ирек Вахитов җитәкчелек итә. Җыен җитәкчесе Камил Әмиров, рота командиры Илшат Измайлов, штаб җитәкчесе Ришат Сибгатуллин.
Өч көнлек җыен хәрбиләрнекенә якынайтылган. Көнлек режим иртәнге 6.50 сәгатьтән 21.40 сәгатькә кадәр һәр минутны нәтиҗәле уздырырлык итеп төзелгән. Шул рәвешле, егетләр тормыш иминлеге нигезләре фәне программасын җыен барышында тормышта кулланалар. Район мәгариф идарәсенең баш белгече Камил Әмиров җыенга килгән укучыларны хәрби күнекмәләргә өйрәтә – егетләр окоп казыйлар, автоматтан аталар, йөгерәләр, гомуми физик әзерлекләре буенча зачет бирәләр, граната ыргыталар, турникта тартылалар. Тәүлеклек наряд таләпләре, каравыл, часовой хезмәтләре белән танышалар, утлы корал белән эш итү, хәрби топография, химик саклау чаралары, медицина әзерлеге буенча дәресләр алалар. Белемнәрен хәрбиләштерелгән ярышларда сыныйлар.
Җыен ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов та катнашты, югары сыйныф укучылары белән аралашты.
-Беренче көнне үк бик күп белемнәр туплагансыз, җыенда сез хәрби тормыш белән яшәп карыйсыз, үзегезгә үзегез бәя бирәсез. Хәрби хезмәт егет кешенең тормышын, дөньяга карашын үзгәртә, җаваплылык тәрбияли, ир кеше буларак формалаштыра. Алдан ук физик яктан ныгу һәм әзерлекле булу хәрби хезмәт вакытында да сезгә ярдәм итәчәк. Өч көн дәвамында бер генә минутыгызны да файдасыз үткәрмәгез, - диде ул.