Түбән Гәрәй авылында яшәүче тыл ветераны Гөлшан Нургали кызы Хәбированы район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева 29 майда 90 яшь тулган көне белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды.
Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов та Хәбировлар гаиләсенең Түбән Гәрәй авылында хөрмәтле гаилә икәнлекләрен әйтеп, Гөлшан апага һәм Әфтах абыйга җирлек һәм хуҗалык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. 8 августта Әфтах абый да тугызынчы дистәсен түгәрәкләячәк.
Хуҗалыкта тырыш һәм намуслы хезмәт куйган Хәбировлар бүген алты балаларының да кадер-хөрмәтендә, уллары Мансур тәрбиясендә яшиләр. Мансур хуҗалыкта К-700 тракторында эшли, киленнәре Инзилә – савымчы. Оныклары Филарис – бригадир, аның тормыш иптәше бала ялында әлегә – оныкчыклары Рафилгә ике ай. Һәммәсе бергә тату гаилә булып, төп йортта чөкердәшеп яшиләр. Балалар, 12 онык, 13 оныкчык та туган нигездә көтеп алынган кадерле кунаклар. Гөлшан апаның туган көнендә дә аларның шат авазлары өйне ямьләндереп, бәйрәм төсмерләрен баетты.