28 май көнне район сәнгать мәктәбенә җитәкче итеп Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде. Аны коллективка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдим итте.
Илфак Ибраһимов 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда — 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә укып ала. Мәктәптән соң, 1970—1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. 1971—1975 елларда ул — Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты. Институтны уңышлы тәмамлап, 1976—1977 елларда хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 1979— 1984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984—1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы буенча мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. 2005 елда исә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана.
Мөхәммәт Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы күренекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. 1987 елда ул Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, 1991—2002 елларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңга таба да берләшмә әгъзаларыннан унике авторның төрле нәшриятларда уналты исемдә мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
1995 елдан Мөхәммәт Мирза - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2012-2013 елларда «Чын мирас» (хәзерге «Безнең мирас») журналының баш мөхәррире.
2014-2017 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.