Һәр нәрсәдән дә уңай энергия алып була. Сезнең янәшәдә генә булган аерым әйберләрдән - су, җил, кояш, һава һәм, шулай ук, табигатьтән дә.
Иң гади ысул - табигатьтән энергия алу ( сәламәтлек өчен файдалы)- саф һавада йөрү. Саф һавада йөргәндә кеше организмындагы уңай энергия озак саклана.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Игелек үзәге” 2014 нче елдан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “скандинавия йөреше” дәресләре уздыра башлады. Дәресләрне “Игелек үзәге” медицина хезмәткәре Максутова Рәйлә Шәкүр кызы алып бара. Скандинавия йөрешләре “Бүләк” аланында атнага 2 тапкыр үткәрелә. Үз сәламәтлекләренә битараф булмаган, спорт белән шөгыльләнүче егерме өлкән кеше, кызыксынып, “скандинавия йөреше”н үз иттеләр.
Рәхәтлекне юк кына нәрсәдән дә таба белегез. Шуның белән сез көндәлек энергия һәм яхшы кәеф алырсыз!