Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә саклана ул. Бу көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбе иң тырыш, батыр IX һәм XI класслары белән саубуллашты. Мәктәпне тәмамлаучы XI сыйныфның 2 укучысы, IX сыйныфның 19 укучысы укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды.
Бәйрәмгә кунак булып килгән Актаныш муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Фаттахов Энгель Нәвап улы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы; Чаллы һәм Казан кунаклары - Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , ОАО “Татмедиа” филиалы директоры - “Көмеш кыңгырау” балалар гәҗитенең редакторы, запастагы майор, татар язучысы Факил Сафин; Рәсәй Федерациясенең А. С. Грибоедов исемендәге әдәби премия лауреаты, “Шигърият дәрьясында ак җилкән” балалар китабы авторы Әлфия Ситдикова; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ватаным Татарстан” гәҗитенең дин һәм сәясәт бүлеге редакторы, запастагы өлкән лейтенант Рәшит Минһаҗ; хакимияттән вәкил мобилизация җитәкчесе Нәсим Заһертдинов, район хәрби комиссариат җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов, Актаныш урманчылыгы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев, Кәзкәй авыл җирлеге җитәкчесе Мәхтүмҗан Хөрмәев бәйрәм шатлыгын уртаклаштылар.
Энгель Нәвап улы тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызын - Мактау кәгазе, IX сыйныф тәрбиячесе Мокыймов Рәдис Рәфис улын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Укучыларыбыз “Безнең мирас” журналы , “Көмеш кыңгырау” гәҗитенә язылуга квитанция белән бүләкләнделәр.
Тантана узачак мәйдан алдан ук бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, стенгазеталар эленгән. Таныш җыр күңелләргә моң сала. Барлык чыгарылыш укучылары бәйрәмчә парад киеменнән. Күңелле дә, моңсу да бу мизгелләр егет-кызларга. Алар бу көннән яңа тормышка аяк басалар, алда яңадан-яңа сынаулар, олы тормыш юлы көтә, ә бүген – соңгы кыңгырау…
Тантаналы линейкада укучыларны беренче булып мәктәп директоры Ялалов Илсур Индус улы тәбрик итте.
- Бүген соңгы кыңгырау шушы утыз алты укучыбыз өчен чыңлый. Без, укытучылар, тугыз һәм унбер ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелекле, ярдәмчел, кешелекле балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары, урта,
һөнәри уку йортларында да мәктәп абруен төшермичә, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә укуларын телибез. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын, балалар! – диде мәктәп директоры.
Директор урынбасары Залалова Гөлназ Галинур кызы үз чыгышында чыгарылыш сыйныф әти-әниләренә тәртипле балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш укучыларына имтиханнарын уңышлы тәмамлап, дөрес юл сайлауларын һәм киләчәктә туган мәктәпләренең, авылларының, гомумән, илебезнең чын патриотлары булып калуларын теләде. 2017-2018 нче уку елының төп йомгаклары белән таныштырды: “Ел укытучысы-2018” – Муллаәхмәтова Елена Рафаэль кызы , “Ел тәрбиячесе-2018” – Корбанов Камил Мирзахәниф улы, “Ел класс җитәкчесе -2018” – Сөнгатуллина Эльвира Мингазиз кызы, “Иң иҗади укытучы-2018”- Шакирова Роза Ришат кызы.
Үзләренең педагогик һәм тәрбия өлкәсендәге эшчәнлекләре буенча “Өлкән лейтенант”дәрәҗәсенә ия булучылар: Корбанова Әлфия Фәрит кызы, Залалова Гөлназ Галинур кызы. “Майор”дәрәҗәсе Р.Л. Минһаҗевкә бирелде.
Ел буена укучылар арасында уку һәм спорт өлкәсендә үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:
III урын - 8а сыйныфы;
II урын - 7 нче сыйныф;
2018 нче елның җиңүче сыйныфы – VIII б сыйныфы. Алар Ижау шәһәренә сәяхәткә барачак.
Шулай ук фән олимпиадаларының муниципаль турында җиңүчеләр, республика конкурслары җиңүчеләре, техник иҗат фестивале лауреатлары, робот техникасы конкурсы җиңүчеләре, хәрби патриотик һәм спорт өлкәсендә җиңүчеләр акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Кадет интернат-мәктәбендә ел саен традициягә әйләнгән “Ел чыгарылыш укучысы”, “Ел кадеты”, “Елның иң яхшы спортсмены”, “Иң яхшы биюче” номинацияләре буенча да бүләкләүләр оештырылды.
Мәктәп тормышында актив катнашкан өчен Зянгиров Р. (VIIIб кл), Яхин И. (VIIIб кл) Түбән Новгород шәһәренең Гвардеец спорт- сәламәтләндерү санаториесына юллама белән бүләкләнделәр. Шулай ук традициягә кереп киткән кул көрәше буенча имтиханны уңышлы биргән 12 кадет даими яшел берет кию хокукы алды.
Укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белән юлланган җылы котлау сүзләре берсеннән-берсе матур җырлар белән үрелеп барды.
Ниһаять, күңелләргә моңсу хисләр салып XI класс укучысы Есаревский Ярослав һәм Vб сыйныфы укучысы Нәҗмиева Диләрә бу уку елында соңгы мәртәбә мәктәп кыңгыравын чыңлаттылар. Әлбәттә, бу мизгелдә күбесе күз яшьләрен тыя алмады.
Кадерле чыгарылыш класслар укучылары! Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең язмышыгызда да зур борылышлар чоры җитте. Хәзер
сезнең яшьлегегезнең иң матур чагы, аның кадерен белегез һәм алда торган зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз. Уңышлар сезгә!