Актанышта предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре командалары катнашында спорт ярышлары уздыру гадәти хәл, ә менә бүгенгесе тәүге тапкыр – җәйге Спартакиада!
Районда спортның һәр төре белән дә шөгыльләнү өчен спорт корылмалары эшли. Балалар да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бик теләп спорт белән шөгыльләнә Актанышта. Җәйге Спартакиадага да райондашларыбыз гаиләләре белән килде. Балалар, өлкәннәр әти-әниләренә, ул-кызларына, туган-тумача, дус-ишкә көч биреп, ярышларга җилкендереп торды.
Һәр спорт ярышында да Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы гаиләсе белән катнаша, монысында да Фәттаховлар үзләре катнашкан ярыш төрләрендә җиңү яуладылар. Энгель Нәвап улы ярышлар барышында ирешелгән күрсәткечләр белән танышып барды, иң-иңнәр белән аралашты, аларның уй-фикерләре белән кызыксынды, тәкъдимнәрен әйтте.
-Җәйге Спартакиада да районыбызда үзенең лаеклы урынын табар. Һәр елны үтәчәк ярышта, бүгенге кебек, елның иң оста йөгерешчеләре, биеклеккә, озынлыкка сикерүчеләре, гер күтәрү осталары, иң оста йөзүчеләр, иң еракка ядрә-туп атучылар ачыкланыр. Бүген иң югары күрсәткечләргә ирешүче спортчыларыбыз, ел дәвамында шөгыльләнеп, киләсе елга тагын да югарырак нәтиҗә күрсәтерләр дип ышанам. Җиңүче командаларны 20000, 30000 һәм 50000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләклибез. Спорт - ул безнең яшәү рәвешебез, рәхмәт сезгә , актанышлылар, - дип, киләчәктә дә уңышлар теләп, җиңүчеләрне бүләкләде Энгель Нәвап улы.
Чыннан да, спорт - ул безнең яшәү рәвешебез. Спорттагы җитезлек, реакция, сыгылмалылык, чыдамлылык безгә яраткан хезмәтебездә мобиль, креатив, яңалыкка омтылучан, максатчан, бердәм һәм чыдам булырга, матур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
ҖИҢҮЧЕЛӘРЕБЕЗ!
Авыл җирлекләре арасында беренче урында – Байсар, икенче урында – Пучы, өченче урында Киров командасы;
Оешма-предприятиеләр арасында беренче урында – хакимият, икенче урында - үзәк хастаханә, өченче урында мәдәният хезмәткәрләре командасы;
Учреждениеләр арасында беренче урында – Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урында – Актанышның 1 нче мәктәбе, өченче урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат командасы.