Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирден, канат куеп безне үстердең – Актаныш районында 96 бала - ХI, 362 укучы IХ сыйныфны тәмамлады

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Соңгы звонок, соңгы чыңлау! Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!

Әле кайчан гына мәктәпләребез үзенә укучылар кабул иткән иде, инде менә аларны олы  тормыш юлына озатабыз. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. Быел районда 96 бала - ХI, 362 укучы IХ сыйныфны тәмамлады. Шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. Унбер ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән, икенче әти-әниләргә әйләнгән укытучылардан аерылу, әлбәттә, күңелне кузгата торган мизгелләр.

Бәйрәм барышында район мәктәпләрендә уку, сәнгать, спорт өлкәсендә ел буе ирешелгән уңышлар белән таныштырдылар. Мәктәп тормышында актив катнашкан, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле ярыш-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучылар хөрмәтләнде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләр җиткерелде. Аларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын табуларын, чын кеше булуларын теләделәр.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында уку елын  20 укучы тәмамлады. Бәйрәм мәртәбәле кунак -  Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның котлау сүзе белән башланып китте.

- Кадерле балалар, укытучылар, ветераннар! Мин сезгә гимназиябезне данлау  өстендә куйган хезмәтегез өчен рәхмәтлемен. Укучылар, бердәм дәүләт имтиханнарыгызны әйбәт кенә тапшырып, тормышта үз юлыгызны табарсыз дип ышанам. Киләчәктә сезнең уңышларыгызга сөенергә, безнең районның кызы, улы бит бу дип горурланырга язсын, - дип, чыгарылыш сыйныф укучыларына үзенең хәер-фатихасын бирде ул, гимназия укучыларына алып килгән бүләген тапшырды.

 Гимназия директоры Рузилә Гарипова үз чыгышында гимназиянең республикакүләм олимпиада уңышлары буенча беренче урында торганлыгын ассызыклап, монда чыгарылыш сыйныфларының да өлеше зур булганын әйтте. Бәйрәмдә шулай ук “Ел укучысы” билгеләнде. Бу титулга X сыйныф укучысы Адилә Саматова  лаек булды. “Ел сыйныфы” булып V А сыйныфы танылды.

Чыгарылыш сыйныфы укучылары тарафыннан әзерләнгән тамаша әти-әниләргә, укытучы-тәрбиячеләргә, килгән кунакларга зур бүләк булды. Әти-әниләрнең, үз чиратында, балаларына әйткән җылы сүзләре аларны олы тормыш юлына озатты. Ә гимназия ишекләре алар өчен һәрчак ачык булыр, бары тик чыгарылыш сыйныф укучылары гына белем учакларын, укытучыларын онытмасыннар. Ак юллар сезгә, хөрмәтле укучылар! Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International