Әнәк авылындагы буаны төзекләндерү эшләренең барышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 23 май көнне танышты.
Төзекләндерү эшләрен Данис Гәрәев җитәкчелегендә 6 нчы ПМК оешмасы башкара.
Киңәшмәдә район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның урынбасарлары, төзекләндерү эшләре өчен җаваплы оешма җитәкче-белгечләре катнашты.
Төзекләндерү барышында хәзер буа янындагы газ торбаларын, электр, элемтә чыбыкларын күчерү кирәк. Күпер янындагы агачлык та 2005 елдан бирле чистартылмаган булган. Андагы агачларны кисеп, чүп-чардан арындырып, буаны төзекләндерү эшләре өчен әзерләп бетерү кирәк.
Әнәк буасын төзекләндерү тәҗрибәле төзүчеләрдән, проект осталарыннан бик җентекле игътибар сорый.