Карама кешенең сүзенә, кара эшенә!

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Актаныш авыл җирлегендә, һәр елдагыча,   1 апрельдән  1 июньгә кадәр оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары, халык катнашында җирлек территориясен, шулай ук шәхси һәм күпфатирлы йортлар территорияләрен чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан санитар-экологик икеайлыгы игълан ителде.

Һәр атнаның җомга көнендә оешма-предприятие коллективлары үз яннары территорияләрен яздан калган чүп-чардан, агач яфракларыннан, сынган ботаклардан арындырдылар, агач кәүсәләрен акшарладылар. Шулай ук өмә көннәрендә юл буе полосалары, автомобиль юлы кырлары район оешмалары хезмәткәрләренең гомуми көче белән чистартылды.

Бу айлыкта “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесенә бик зур җаваплылык һәм күләмле эшләр йөкләнде. Коллектив хезмәткәрләре көче белән көн дә район үзәге Актанышта җәяүлеләр тротуарлары, күперләр, аскы Актанышка төшә торган агач баскыч, Җиңү, Мәдәният парклары, “Актаныш басмалары” скверы территорияләре, сулык ярларының чисталыгы тәэмин ителә. Игътибар итәсездер: халык күп була торган биналар - кибетләр, мәдәният учаклары, контора, автобуслар тукталышы яннарында теләсә ничек ташланган чүп-чарлар күп була. Югыйсә, махсус чүп савытлары да урнаштырылган. Тик “үз артыннан жыештырырга” өйрәнмәгән кешеләрнең хаталарын югарыда атап үтелгән оешмада эшләүче хезмәткәрләр төзәтә. Хуҗалык калдыкларын чыгару өчен махсус урын тәгаенләнгән. Җир кардан чистаргач, аларда тәртип салырга, таралып ятканнарын бульдозерлы трактор ярдәмендә бер күчкә җыярга кирәк. Каты көнкүреш калдыкларын җыеп урнаштыру “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесеннән көндәлек игътибар таләп итә. Көндәлек хезмәттә оешма тарафыннан бордюрлар буялды, берьеллык чәчәкләр, район үзәгендә  чыршылар утыртылды. Хәзер юкә агачлары утыртыла. Урамнарда дәүләт стандартларына туры китереп, юл билгеләре куела, искеләре яңартыла, машина юллары, җәяүлеләр кичүләре тамгалана.  

Җирле башкарма комитет мәңгелек йортыбыз – зиратлар  территориясенең чисталыгына, төзеклегенә битараф булмаган һәр кешене  изге эшкә өндәп, 12 май көнне зиратта үткәреләчәк өмәгә чакырды. “Күмәк кулга эш түзми” дигән халык мәкаленең асылын исбатлап, Актаныш район электр элемтә челтәре, ветеринария берләшмәсе, Агрегат заводы, “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе, “Актаныш-Коммунсервис” җәмгыяте коллективлары  21 май көнне РТС бистәсендәге зиратта агач кистеләр. Агач кисү, чистарту эшләре 23 май көнне дә дәвам итәчәк.  

Җирлектәге оешмалар хезмәткәрләре көче белән сабантуй мәйданында җыештыру, тәртипләү, буяу эшләре башкарылды. Күпфатирлы йортлар ишегалларын тәртипкә китерү, балалар уйный торган урыннар, җәйге спорт мәйданчыкларын төзек тоту, йорт яннарын яшелләндерү һәм чәчәкләр үстерү “Яран” торакчылар ширкәте карамагында.  Җирлектәге чишмәләр, инешләрнең яннарын төзекләндерү буенча МНКТ оешмасы белән эш оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International