Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 795 статьясындагы 1 пунктында билгеләнгән пассажирны җибәрүне тоткарлаган өчен транспорт йөртүченең гомуми җаваплылыгы кагыйдәләре нигезендә, транспорт чарасын җибәрүне тоткарлаган яки мондый транспорт чарасы билгеләнгән пунктка килүгә соңга калган өчен, пассажир йөртүче пассажирга кодекста билгеләнгән күләмдә штраф түли.
Россия Транспорт министрлыгының 2007 елның 28 июнендәге 82 номерлы боерыгы (алга таба - ФАП) белән расланган «Пассажирларны, багажны, йөкләрне һава транспортында йөртүнең гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк йөртүчеләргә хезмәт күрсәтүгә таләпләр» федераль авиация кагыйдәләренең 72 пункты таләпләренә туры китереп, даими рейслар һава судноларының пассажирлар ташучы һәм компьютер банкында урнаштырылган хәрәкәте расписаниесе нигезендә башкарыла, ә чартер рейслары - чартерларда пассажирлар йөртү планы (графигы) нигезендә башкарыла. Шул ук вакытта ФАПның 73 пункты һәр даими рейс буенча мәгълүматка таләпләр билгеләнгән, аларга һава суднолары хәрәкәтенең басылып чыккан расписаниесе җавап бирергә тиеш.
Социаль акция кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 30 комплект документ кабул ителгән. Әлеге документлар дәүләт кадастр исәбен һәм дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру өчен эшләнгән. Шулай итеп, 30 ветеран кыска вакыт эчендә күчемсез милек рәсмиләштергән.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 22 апрельдән 22 июньгә кадәр Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, аларга тиңләштерелгән затлар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, концлагерь тоткыннары өчен уздырылды.
Тәрәзә-ишекләргә заказ бирү – күңелле, ләкин җаваплы һәм кыйммәтле вакыйга. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар элемтә” телефонына тәрәзәләрне һәм ишекләрне тиешенчә урнаштырмау турында да мөрәҗәгатьләр килә. Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре әлеге мәсьәләдә үз киңәшләрен бирә. Компанияләр күп, һәм алар арасыннан сайлап алуы шактый катлаулы. Барыннан да элек, рекламага игътибар итү кирәк. Тәрәзә базарында көндәшлек шактый зур булганлыктан, фирмалар үзләрен күрсәтү өчен акчаларын кызганмый. Компанияләрнең күпчелеге телевидение рекламасыннан файдалана алмый, төп белешмәләр газеталарда һәм махсус мәгълүмат кәгазьләрендә була. Фирма офисына барганда реклама буклетлары, листовкалар белән танышырга һәм заказ бирү белән ашыкмаска, ә берничә компаниядә йөреп чыгарга кирәк. Интернеттан файдаланырга, дусларның һәм танышларның киңәшләрен истә тотарга була. Иң мөһиме – бер көнлек фирма кармагына эләкмәскә.
Актаныш районында “Ялкын” журналы мөхәррире Илназ Фазуллин җитәкчелегендә иҗат төркеме май аенда эшлекле сәфәрдә булып, район турында фильм әзерләп, өр-яңа проектларына старт бирде.
Пучы җирлегендә иминлекне һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге булышлыгы өчен "Нур Баян" хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Гапсәләмовка ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатын бүген атналык киңәшмәдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.
"Актанышта ал таңнар..."
Актанышта сабантуй җирендә узган чыгарылыш кичәсе быел шулай аталды. Район мәктәпләрен 122 укучы тәмамлады, шуларның 23 е алтын медаль алды. Укучыларыбыз белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга укытучылар да, әти-әниләр дә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Бәйрәм Яшьләр көне белән дә туры килгәнлектән, район халкы да кичке ялын матур аланда үткәрергә ашыкты. Элвин Грей концертын карарга килүчеләр дә мәйданда иде.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары өчен чыгарылыш кичәсе аеруча истәлекле булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын бик тә уңышлы тапшырган чыгарылыш укучыларын котларга Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. Быел гимназияне 22 укучы тәмамлый.
Уку елына йомгак ясап, узган атнада Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре белән очрашты. Киңәшмәдә Казан федераль университетының ситуацион аналитик үзәге директоры Тимерхан Булат улы Алишев катнашып, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең "Хәзерге заман шартларында белем бирү сыйфаты белән идарә итү" темасы буенча белем күтәрү курсларында укуларына анализ ясады, квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.
Сөйләшү барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов - җәйге чорда мәктәпләрдә башкарылачак ремонт эшләре, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Роза Имамова җәмәгатъчелек хисабы белән таныштырды.
Начар метеорологик күренешләр:
28 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә, көндез һәм кич яшен, яшен вакытында җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге 18 м/с кадәр кадәр көчәю куркынычы бар.
һава торышы:
Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән яңгыр.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез һәм кич урыны белән яшен.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6º.+11º, көндез максималь һава температурасы + 17 º+22º
РФ Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 апрелендәге 792–р санлы боерыгы нигезендә, тәңгәлләштерү чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларның аерым төрләре исемлеге расланды.