Актаныш районында “Ялкын” журналы мөхәррире Илназ Фазуллин җитәкчелегендә иҗат төркеме май аенда эшлекле сәфәрдә булып, район турында фильм әзерләп, өр-яңа проектларына старт бирде. Актаныш яшьләр журналы күзлегеннән – рәхим итеп карагыз. Әле хакта “Ялкын” үзе:
-ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, «ЯЛКЫН» журналы өр-яңа проект башлый! Республиканың иң шәп урыннары буйлап сәяхәткә чыгабыз! Максатыбыз – татарстанлыларны районнарда гомер итүче яшүсмерләр, яшьләр белән таныштыру, аларның тормышы, көнкүреше турында сөйләү. Дөресрәге, бу турыда сезгә без түгел, безгә алар үзләре сөйләр!!! Һәр тапшыру ахырында сезне КОНКУРС һәм БҮЛӘК көтәчәк!
Без сәяхәт кылган беренче район – АКТАНЫШ! Биредәге яшүсмерләрнең үз туган җирләренә, туган төбәкләренә булган мәхәббәте шаккаттыра, сокландыра!
Без Актаныштагы Шәрип Шәймиев музей-йорты, Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында булдык, Татарстан белән Башкортстан чигенә кадәр барып җиттек, Актаныш чәк-чәген пешерү серләренә төшендек.
Тапшыруны карап бетер – КОНКУРС турында онытма!
Рәхим итеп карагыз: http://yalkyn.com/tejribe/38069/