Хәзерге заман шартларында белем бирү сыйфаты белән идарә итү буенча мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә таныклык тапшырылды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Уку елына йомгак ясап, узган атнада  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре белән очрашты. Киңәшмәдә Казан федераль университетының ситуацион аналитик үзәге директоры Тимерхан Булат улы Алишев катнашып, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең "Хәзерге заман шартларында белем бирү сыйфаты белән идарә итү" темасы буенча белем күтәрү курсларында укуларына анализ ясады, квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.

Сөйләшү барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов - җәйге чорда мәктәпләрдә башкарылачак ремонт эшләре, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Роза Имамова җәмәгатъчелек хисабы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International