"Актанышта ал таңнар..."
Актанышта сабантуй җирендә узган чыгарылыш кичәсе быел шулай аталды. Район мәктәпләрен 122 укучы тәмамлады, шуларның 23 е алтын медаль алды. Укучыларыбыз белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга укытучылар да, әти-әниләр дә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Бәйрәм Яшьләр көне белән дә туры килгәнлектән, район халкы да кичке ялын матур аланда үткәрергә ашыкты. Элвин Грей концертын карарга килүчеләр дә мәйданда иде.
Олы тормыш юлына ышанычлы адымнар белән атлаучы чыгарылыш укучыларын Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов котлады, имтиханнарны иң югары балларга бирүчеләргә, аларны әзерләүче укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмнең киләсе елда тагын да истәлеклерәк булачагын да хәбәр итте ул. Матур бер традиция барлыкка китереп, мәктәп тәмамлаучы укучыларга Агыйделдә теплоходта таң каршылауны оештырырга ниятләгәнен белдерде.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар да зур сәхнәдән хөрмәтләнде.
Чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне Элвин Грей концерты белән дәвам итте.