Күчемсез милекне тиз арада рәсмиләштерү мөмкинлегеннән 30 Бөек Ватан сугышы ветераны файдаланды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

             Социаль акция кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 30 комплект документ кабул ителгән. Әлеге документлар дәүләт кадастр исәбен һәм дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру өчен эшләнгән.  Шулай итеп, 30 ветеран кыска вакыт эчендә күчемсез милек рәсмиләштергән.

             Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 22 апрельдән 22 июньгә кадәр Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, аларга тиңләштерелгән затлар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, концлагерь тоткыннары өчен уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International