Тәрәзә-ишекләргә заказ бирү – күңелле, ләкин җаваплы һәм кыйммәтле вакыйга. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар элемтә” телефонына тәрәзәләрне һәм ишекләрне тиешенчә урнаштырмау турында да мөрәҗәгатьләр килә. Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре әлеге мәсьәләдә үз киңәшләрен бирә. Компанияләр күп, һәм алар арасыннан сайлап алуы шактый катлаулы. Барыннан да элек, рекламага игътибар итү кирәк. Тәрәзә базарында көндәшлек шактый зур булганлыктан, фирмалар үзләрен күрсәтү өчен акчаларын кызганмый. Компанияләрнең күпчелеге телевидение рекламасыннан файдалана алмый, төп белешмәләр газеталарда һәм махсус мәгълүмат кәгазьләрендә була. Фирма офисына барганда реклама буклетлары, листовкалар белән танышырга һәм заказ бирү белән ашыкмаска, ә берничә компаниядә йөреп чыгарга кирәк. Интернеттан файдаланырга, дусларның һәм танышларның киңәшләрен истә тотарга була. Иң мөһиме – бер көнлек фирма кармагына эләкмәскә.
Фирма билгеле булганнан соң, шартнамә төзергә кирәк. Иң кызыгы шунда: кулланучыларның яртысыннан артыгы диярлек шартнамәне укып та тормый, яисә өстән-өстән генә карап чыга. Ә соңрак, сыйфатка карата дәгъвалар ачыкланганда, бары тик кул гына селтисе кала.
Игътибарлы булыгыз! Шартнамә язма рәвештә рәсмиләштерелергә һәм, һичшиксез, ике нөсхәдә булырга тиеш. Яклар тарафыннан имзаланган бер нөсхәне, теркәп бирелгән барлык документларны, шул исәптән товар һәм касса чекларын, эшләнмәнең гарантия срогы тәмамланганчы сакларга кирәк. Шартнамәнең мөһим шартлары: заказның предметы, гомуми бәясе, аванс күләме, түләү тәртибе һәм сроклары, урнаштыру сроклары, конструкция материалы.
Шулай итеп, шартнамә төзелгәннән соң, үлчәм алучы килергә тиеш. Үлчәм алу эше фирма белгече тарафыннан гына гамәлгә ашырыла. Тәрәзәләр дөрес ясалсын һәм урнаштырылсын өчен, булачак конструкцияләрнең төгәл үлчәмнәрен билгеләү мөһим. Биеклек белән киңлекне генә түгел, төрле детальләрне дә исәпкә алу зарур: йорт стеналары нинди материалдан ясалганлыгын, алар эчендә нәрсә булуын, тәрәзә уемнарының тигезлеген, эшләрнең кайсы катта башкарылачагын. Үлчәм алу бәясе, гадәттә, шартнамә төзегәндә исәпкә алынган була.
Тәрәзә-ишекләрне фирма үзе яки субподряд шартнамәсе буенча урнаштырырга мөмкин. Урнаштырган өчен дә аерым шартнамә төзергә кирәк. Эшнең сыйфаты турында җитештерүче фирма бирә торган гарантия срогы дәлилли. Компания абруйлырак булган саен, әлеге срок та озынрак була.
Фирма сезнең законлы таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартканда, кыю рәвештә судка мөрәҗәгать итегез. Мондый очракларда суд һәрвакыт диярлек кулланучы ягында тора.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы