ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хәбәр итә: идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларның аерым төрләре исемлеге расланды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

РФ Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 апрелендәге 792–р санлы боерыгы нигезендә,  тәңгәлләштерү чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларның аерым төрләре исемлеге расланды.

Маркировкалау кирәк:

- тәмәке продукциясен 2019 елның 1 июленнән;

- аяк киемнәрен  2019 елның 1 июленнән;

- духи һәм аның төрләрен  2019 елның 1 декабреннән;

- пневматик резина шиналарын һәм покрышкаларны 2019 елның 1 декабреннән;

- табигый  яки композицион күннән эшләнгән эш кием-салымнарын да кертеп, кием-салымнарны 2019 елның 1 декабреннән;

- машина яки кул белән бәйләнгән трикотаж хатын-кыз кофталары 2019 елның 1 декабреннән;

-пальто, кыска пальто, япма, плащ, куртка  һәм шундый ук эшләнмәләр 2019 елның 1 декабреннән;

-урын-җир, ашханә, кухня, туалет япмалары 2019 елның 1 декабреннән;

-фотокамералар (кинокамерадан тыш), фотояктырткыч  һәм лампалар 2019 елның 1 декабреннән.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International