Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
Закон кабул ителгәч, авылда хатын-кызлар, кыскартылган эш вакытыннан тыш, тагын бер гарантия алачаклар. Бу - хезмәт шартлары буенча эш көне өлешләргә бүленгән очракта, эштә югарырак хезмәт хакы билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Олег Земсков, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең фәнни эш буенча проректоры Таһир Әхмәтов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда 114 кеше яңа салым системасында теркәлде инде.
Үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, салым режимының үзенчәлекләре нинди? Әлеге темага әңгәмәне Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев белән алып барабыз.
29 июнь көнне Актаныш авыл җирлегендәге Хәмит чишмәсе яны балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре бирегә сабантуй бәйрәмен үткәрергә җыелдылар.
Опека һәм попечителлек бүлеге, һәр елдагыча, сыендыручы гаиләләрне җыйнап, уку елына нәтиҗә ясый, балаларны ял иттерә, күңелләрен ача, гаиләләрне, балаларны дуслаштыра һәм берләштерә. Актаныш районында барысы 8 сыендыручы гаилә яши, аларда 31 бала тәрбияләнә.
Бүген, 2 июльдә, авыл җирлекләрендә халык җыеннары вакытында кергән сораулар буенча брифинг узды, сорауларның чишелеше – эшләнгән эшләр буенча җаваплар булды. Халыктан кергән сорауларның чишелеше буенча ярты еллык эшчәнлеккә анализ ясалды. Социаль объектларны төзекләндерү һәм юлларга каты өслек түшәү буенча булганнарын хәл итү районның эш планына кертелгән, аларның чишелеше грантлардан һәм максатчан дәүләт ярдәмнәреннән файдаланып башкарылачак.
Брифинг барышында халыктан кергән сорауларга Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, Аеш авыл җирлеге башлыгы Айгөл Илгиз кызы Фазлыкаева, Актаныш автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Айзат Зиннур улы Шакиров җавап бирде.
2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт икмәк-күмәч, кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» үткәрә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 55 549 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итү.
Агротехник күргәзмә Олы Кабан авылы янындагы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) тәҗрибә кырларында ачылды.
Бу кыр форматының иң зур күргәзмәсе 2 июльдән 4 июльгә кадәр эшләячәк. Рәсми кунаклар экспозицияләрне караячак-катнашучылар стендларын караячак һәм Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышачак.
Күргәзмәдә «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалык рәвешләре»тематик бүлекләре тәкъдим ителә.
Эшлекле программа кысаларында күргәзмәдә катнашучыларның стендларын тәкъдир итү, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла, анда авыл хуҗалыгы тармаклары үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Бу чараларда агросәнәгать компанияләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, галимнәр-аграрийлар, бизнес һәм хакимият вәкилләре катнашачак.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Россия спорт мастеры Марат Солтанов белән очрашты.
-Олимпиа уеннарында катнашып, өстәл теннисы буенча чемпион калу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк дип саныйсың, ничек шөгыльләнәсең, - дип сорап, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы очрашу вакытында Маратка тагын да югарырак биеклеккә ирешү максаты куйды.
1 июльдә Актаныш хастаханәсе поликлиникасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 29.049 № 894 боерыгы нигезендә һәм «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү, тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру», «Демография», «Гериатрия профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү» милли проектларын тормышка ашыру максатларында хастаханә тарихында беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды.