Актаныш районында 114 үзмәшгуль теркәлде

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда 114 кеше яңа салым системасында теркәлде инде.

Үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, салым режимының үзенчәлекләре нинди? Әлеге темага әңгәмәне Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев белән алып барабыз.

- Үзмәшгуль кем  ул?

Үзмәшгульләр - ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмичә, үзләре җитештергән товарларны сата, хезмәтләр күрсәтә яки башка кешеләр яки компанияләр заказы буенча (алар хезмәт килешүе буенча эшләми) эшләр башкара торган кешеләр. Үзмәшгульләрнең бөтен эшчәнлеге ““Профессиональ керемгә салым” махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында” 422 нче федераль закон белән регламентланган. Законда «үзмәшгуль» төшенчәсе юк, сүз «профессиональ керемгә салым» режимына күчүче кеше турында бара.

- Үзмәшгульләр өчен нигә салым кертелде?

Яңа законның төп идеясе, барыннан да элек, кешеләргә үзләре өчен уңайлы,  гадәти мохиттә легаль эшчәнлек алып бару өчен альтернатив мөмкинлек бирү.

Күп кенә кешеләр үз эшләрен ачарга яки булдырырга күптән хыялланалар иде, ләкин күпләрне шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгәндә кыенлыклар куркыта, салым органнарына бирү өчен  документлар пакеты әзерләргә кирәк. Кешеләрне штрафлар куркыта, табыш алмасам дип тә икеләнә. "Профессиональ керемгә салым” очрагында барлык үзара мөнәсәбәтләр һәм салым исәп-хисаплары кушымтада мобиль телефон аша бара, ә салым бары тик табыш булганда гына түләнә. Табыш юк, салым да юк. Шулай итеп, дәүләт тарафыннан эшмәкәрләр өчен барлык куркынычлар да минимумга җиткерелде.

Башка сүзләр белән әйткәндә, бүгенге көндә легаль эшкуар булу өчен мобиль кушымтада теркәлү дә җитә.

- Нигә кешеләргә үзмәшгульлек отышлы?

Өстенлекләре түбәндәгечә:

- Хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзү юлы белән, гамәлдәге ИП һәм ҖЧҖ белән беррәттән, легаль рәвештә эшләү мөмкинлеге;

- Күрсәтелгән хезмәт турында чекларны касса аппараты кулланмыйча бирү мөмкинлеге;

- Үз керемнәрен тиешле рәсми белешмә белән раслау мөмкинлеге;

- Декларацияләр тапшыру өчен федераль салым хезмәтенә йөрергә кирәкми; 

- НДФЛ һәм НДС түләргә кирәкми;

- Иминият взносларын түләргә кирәкми;

- Физик затлар белән эшләгәндә салым ставкасы 4% һәм юридик затлар белән эшләгәндә 6%, шәхси эшмәкәр буларак 13% түгел.

- Шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген туктатырга һәм һөнәри керем өчен физик зат буларак салым түли аламы?

Әйе, шәхси эшмәкәр башта салым органында шәхси эшмәкәр буларак исәпкә алынып, һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә басарга, һөнәри керемгә салым түли башларга мөмкин.

-“Профессиональ керемгә салым” махсус салым режимы кысаларында салым ставкаларын арттыру планлаштырыла микән?

Юк, 10 ел дәвамында салым ставкасын арттырырга ярамый.

-Үзмәшгульләр белән кайда очрашасыз?

Кабул итү күпфункцияле үзәктә түбәндәге адрес буенча оештырылды: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 А йорты, минем тәрәзә №7. Тулырак консультацияне КФҮләрдә һәр сишәмбе 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә һәм һәр пәнҗешәмбе 13:00 – 17:00 сәгатьтә алырга мөмкин. Шулай ук WhatsApp төркемендә үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләрне берләштерү, кешеләр сорауларына оператив җавап бирү һәм кызыксыну буенча аралашу өчен эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International