Бүген, 2 июльдә, авыл җирлекләрендә халык җыеннары вакытында кергән сораулар буенча брифинг узды, сорауларның чишелеше – эшләнгән эшләр буенча җаваплар булды. Халыктан кергән сорауларның чишелеше буенча ярты еллык эшчәнлеккә анализ ясалды. Социаль объектларны төзекләндерү һәм юлларга каты өслек түшәү буенча булганнарын хәл итү районның эш планына кертелгән, аларның чишелеше грантлардан һәм максатчан дәүләт ярдәмнәреннән файдаланып башкарылачак.
Брифинг барышында халыктан кергән сорауларга Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, Аеш авыл җирлеге башлыгы Айгөл Илгиз кызы Фазлыкаева, Актаныш автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Айзат Зиннур улы Шакиров җавап бирде.