29 июнь көнне Актаныш авыл җирлегендәге Хәмит чишмәсе яны балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре бирегә сабантуй бәйрәмен үткәрергә җыелдылар.
Опека һәм попечителлек бүлеге, һәр елдагыча, сыендыручы гаиләләрне җыйнап, уку елына нәтиҗә ясый, балаларны ял иттерә, күңелләрен ача, гаиләләрне, балаларны дуслаштыра һәм берләштерә. Актаныш районында барысы 8 сыендыручы гаилә яши, аларда 31 бала тәрбияләнә.
Көн болытлы булуына карамастан, сабантуй бәйрәменә җыелучылар күңелләрен төшермәделәр, киресенчә, биеделәр, җырладылар, уйнадылар, актив булдылар. Башка еллардан аермалы буларак, балаларны уйнатыр өчен әкияти геройлар үз эшләрен бик оста башкардылар: уенга һәр бала, ата-ана актив катнашты. Бәйрәмгә килгән йомшак җәнлекләрне күреп, аны ипләп кенә сыйпап алу барчасының күңелләрен күтәрде, төрле милли көйләргә биеп алу эмоциональ хәләтне йомшартып җибәрде.
Сабантуйга һәр гаилә үз уены, үз бүләкләре белән килгән иде. Әниләр бик җитез - капчык киеп сикерү, җитезлектә узышу, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту кебек уеннарны да оештыралар, үзләре дә кушылып катнашалар. Ул арада кыз-малайлар өйрәнгән шигырь-җырларын башкарып, осталыкларын күрсәтергә дә өлгерделәр.
Уку елы барышында уңышларга ирешкән укучыларга мактау кагазьләре тапшырылды. Унберенче классны медальгә тәмамлаган кадет егете Ирек Нармуратовның уңышларын һәммәсе алкышлап каршы алдылар һәм хыялларының тормышка ашуын теләделәр. Шулай ук, тугызынчы классның сынауларын яхшы гына тапшырган Сафиуллина Гөлфәния, Гафуров Айзат һәм Шавалиева Карина, кооррекцион мәктәпне тәмамлаган Сафиуллина Гөлшат опека бүлегенең рәхмәт хатларына ия булдылар.
Сабантуйда тарсынып торучылар юк иде. Биредә балалар үзара дуслар, сердәшләр, читтә ялгыз моңаеп торучыны күрмәссең. Балачактан тормыш сынауларын узган, әмма балачак ихласлыгын, самимилеген, сөенү-шатлану хисен югалтмаган балаларны әти-әниләре сөенеп күзәтте. Чын бәйрәм рухы белән сугарылган чарадан һәркем күтәренке кәеф белән таралды.
Рәмилә Закирҗанова, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе