Актаныш хастаханәсе сырхауханәсендә 1 июльдә беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

1 июльдә Актаныш хастаханәсе поликлиникасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 29.049 № 894 боерыгы нигезендә һәм «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү, тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру», «Демография»,  «Гериатрия профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү» милли проектларын тормышка ашыру максатларында хастаханә тарихында беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды.

Гериатрия - XXI гасыр медицинасының иң тиз үсеш алган юнәлешләренең берсе. Бу -  халыкның картая баруы белән бәйле. Өлкән кешенең күп кенә хроник авырулары кискенләшә. Табиб өлкән пациентка ничек ярдәм итәргә кирәклеген белергә тиеш.

Бүген поликлиникада табиб-гериатр Мөхәммәдиева Лилия Илгиз кызы һәм гериатрия кабинеты шәфкать туташы Шәрипова Алия Фәрит кызы беренче пациентларны кабул иттеләр.

 «Гериатрия» юнәлеше буенча  75 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге пациентларга үзләрен үзләре карап, тәрбияләп тору, физик һәм функциональ актив булу өчен аларга комплекслы медицина ярдәме күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International