Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Россия спорт мастеры Марат Солтанов белән очрашты

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Россия спорт мастеры Марат Солтанов белән очрашты.

-Олимпиа уеннарында катнашып, өстәл теннисы буенча чемпион калу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк дип саныйсың, ничек шөгыльләнәсең, - дип сорап, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы очрашу вакытында Маратка тагын да югарырак биеклеккә ирешү максаты куйды.

16 яшендә өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән Марат иң беренче күнекмәләрне әтисе Булаттан ала. Әтисе буларак та, беренче тренеры буларак та ул бүген дә улы янәшәсендә. Район башлыгы белән аралашу вакытында да бик матур фикер барлыкка килде. Энгель Нәвап улы Актанышта Марат катнашында өстәл теннисы буенча турнир үткәрергә тәкъдим итте. Теннисчы егет Татарстан командасы составында укучыларның  Россия спартакиадасында катнашып кайтканнан соң, район бәйгесе августның икенче яртысында булыр дип көтелә.

Алтынчыны тәмамлап, укуын дәвам итәргә Олимпиа резервы спорт мәктәбенә укырга кергән Марат, хәзер инде биредә училищеның беренче курсын тәмамлаган. Белем дә ала, спортта яңадан-яңа биеклекләр дә яулый. Өстәл теннисы уенчылары рейтингында  Марат Татарстанда – беренче, Россиядә тугызынчы урында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International