Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Олег Земсков, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең фәнни эш буенча проректоры Таһир Әхмәтов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Оксана Лут, 2019 елның 31 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте, дип ачыклык кертте.
«Халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу» дәүләт программасы түләүле укучы студентлар өчен эш бирүчеләрнең чыгымнарын 30% субсидияләүне, шулай ук студентлар практика уза торган предприятиегә чыгымнарның 30%ын кайтаруны күздә тота.
«Безнең бурыч – программа кысаларында тармак белгечләрен укытуга ярдәм итү», - ди Оксана Лут. Төбәкләр сорауларына җавап биреп, министр урынбасары, программада көндезге укулар һәм читтән торып укулар арасында чикләүләр юк, шулай ук түләүләр студентның беренче яисә икенче югары белем алуына бәйле түгел.
Киңәшмә барышында югары уку йортлары алдына халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу буенча программаны популярлаштыру һәм аның үзенчәлекләрен аңлату өчен мобиль студент бригадаларын оештыру бурычы куелды. Шулай ук уку йортларына бу программа буенча эшләргә әзер булган потенциаль эш бирүчеләрнең мониторингын уздырырга һәм яшь белгечләрне укыту, эшкә урнаштыру мөмкинлеге буенча төбәкләрнең мөмкинлеген анализларга кирәк булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы