ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелде һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланача. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына айлык отчетны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булды.


6
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4 июль көнне Актаныш җирлегендә Татарстан һәм Башкортстан китап нәшриятлары хезмәткәрләре, язучылар – иҗат әһелләре очрашты. Моннан нәкъ биш ел элек Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында төзелгән килешүне яңартып, бүген дуслык җепләрен янәдән ныгыттылар. Нәшриятларның 100 еллык эшчәнлекләре уңаеннан булган әлеге очрашу аеруча да истәлекле булды.

Кунакларны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде, истәлек бүләкләре тапшырды.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстан Республикасының Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты  директоры Илһам Яндәүләтов ике республиканың, китап нәшриятларының бер-берсеннән үрнәк алып, киңәшләшеп эшләүләрен, һәр республика китап йортларында Дуслык киштәләре эшләвен билгеләп уздылар. Актаныш районына үзләрендә нәшер ителгән китап басмаларын бүләк иттеләр.

Очрашуда Илдар Камил улы һәм Илһам Миңнегали улы дуслык солыхы – үзара хезмәттәшлек килешүе төзеде.

Россия  Премьер-министры   Дмитрий Медведев пенсиягә 25%  өстәмә  алу  хокукына  ия  авыл  хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген   киңәйтү  турында  карарны  имзалады.    Документ үз  көченә  дә  керде  инде.

Яңа исемлеккә   һөнәренә,  вазыйфасына,  белгечлегенә    авыл  хуҗалыгы техникасына,  җитештерү җайланмаларына,  хезмәт  күрсәтү һәм аларны  ремонтлау,  шулай  ук    авыл  хуҗалыгы объектларына  хезмәт  күрсәтү бурычы  кергән  һөнәрләр  өстәлде.   Сүз биредә  ярдәмче  эшчеләр,   кладовщиклар,  кочегарлар, каравылчылар һәм  сакчылар, авыл  хуҗалыгы  корылмаларын  төзүчеләр,   токарьлар һәм  эретеп  ябыштыручылар, складлар  һәм   гаражлар  мөдирләре,   инженер-механиклар һәм    инженер-электриклар  турында  сүз  бара.

Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019» бәйгесенә старт бирелде.

Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар  һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр артты. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.

Лаеш  муниципаль районында  “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында  машина  белән  сыер  савучы  иң  яхшы  операторларны ачыклау  буенча 46 нчы   республика  конкурсы узды. 


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Конкурста барлыгы 44 савым операторы катнашты. Бәйге Биектау районында башланып,  АДУ-1 саву аппаратын сүтеп җыю буенча соңгы ярышы 2 июль көнне Лаеш районында үткәрелде.

46нчы мәртәбә оештырыла торган бәйге "Татарстанда Кыр көне-2019" кысаларында беренче тапкыр узды.

Абсолют чемпион исеменә Мамадыштан Сания Насыйбуллина лаек булды. Линияле сөтүткәргечкә саву буенча беренче урынны Актаныштан "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова  98,35 балл җыеп яулады. Беразга гына калышып, икенче урында Азнакайдан "Азнакай" агрофирмасы савымчысы Ризидә Газыева. Өченче урында  Биектау районыннан "Татарстан" агрофирмасы сыер саву операторы Рузалия Идрисова.

1 июльдән Россиядә эскроу-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре эшли башлады. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары фикеренчә, яңа инвестицион модель гражданнарга яңа төзелешләрдә милек рәсмиләштерү бурычын гадиләштерәчәк.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «РЭО Радар» мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, ул халыкның калдыклар белән эш итү темасына шикаятьләрен җыячак, шулай ук коммуникациянең ике каналы ярдәмендә гомуми хәлне күзәтеп торачак:

- тәүлек буе эшли торган call-үзәк: 8 (800) 600-90-08

- сайт: radar.reo.ru.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International