Йөзьяшәр Татарстан һәм Башкортстан китап нәшриятлары Актанышта килешү төзеде

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

4 июль көнне Актаныш җирлегендә Татарстан һәм Башкортстан китап нәшриятлары хезмәткәрләре, язучылар – иҗат әһелләре очрашты. Моннан нәкъ биш ел элек Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында төзелгән килешүне яңартып, бүген дуслык җепләрен янәдән ныгыттылар. Нәшриятларның 100 еллык эшчәнлекләре уңаеннан булган әлеге очрашу аеруча да истәлекле булды.

Кунакларны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде, истәлек бүләкләре тапшырды.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстан Республикасының Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты  директоры Илһам Яндәүләтов ике республиканың, китап нәшриятларының бер-берсеннән үрнәк алып, киңәшләшеп эшләүләрен, һәр республика китап йортларында Дуслык киштәләре эшләвен билгеләп уздылар. Актаныш районына үзләрендә нәшер ителгән китап басмаларын бүләк иттеләр.

Очрашуда Илдар Камил улы һәм Илһам Миңнегали улы дуслык солыхы – үзара хезмәттәшлек килешүе төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International