Татарстан Пенсия фонды массакүләм СМС-искә төшерү хәбәрләре тарата башлый

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелде һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланача. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына айлык отчетны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булды.

СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.

Мәгълүматлаштыру адреслы булсын һәм гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен Пенсия фонды бүлекчәсе районда яшәүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарының дөреслеген тикшерергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International