Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Республикада 9 июльгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда тәүлеклек тулаем савым 4000 тоннадан артык, бу узган елның шушы чорына караганда 139,6 тоннага яисә 103,6%ка күбрәк. Моңа кадәр без июньдә безнең республикада тәүлеклек сөт җитештерү күләме 4000 тоннадан артып китүе турында әйткән идек инде.
Әлмәт, Балтач, Түбән Кама, Кукмара, Әлки, Актаныш, Саба, Нурлат, Буа, Әтнә, Алексеевск, Тукай һәм Тәтеш районнарында сөт җитештерү күләменең береадәр артуы күзәтелә.
“Ат” сынына лаек булган “Әнәк” агрофирмасының Кыркаентүбә фермасында бер сыердан көнгә - 26,4, Әтәстә – 24, Яңа Кормашта – 21,3, Түкедә 20,1 килограмм сөт савыла. Районкүләм үткәрелгән семинарлар вакытында да “Әнәк” агрофирмасы үзенең эш тәҗрибәсе, уңыш сере белән уртаклаша. Терлекчелек тармагында да, игенчелек тармагында да яңа технологияләрне куллана. Терлекләрдән продукция алу буенча да, икмәк үстерү буенча да районда әйдәп, үз артыннан ияртүче агрофирма ул бүген. Терлекчелектә июнь ае йомгаклары буенча беренче урын алдылар, җитәкчесе Фарис Фәтхиевка Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырды. Районда терлекләрнең баш санын арттыру буенча да “Әнәк” агрофирмасында мөмкинлекнең зур булуын искәртеп, Энгель Нәвап улы үзенең фикерен белдерде. Терлекләрнең кадерен белгән, мөмкинлекләр тудырылган алдынгы хуҗалыкта терлекнең баш санын арттыру район күрсәткечләрендә дә сизелерлек сикереш бирәчәк. Эш үз агымына куелган хуҗалыкта терлекне арттыру булдыклылыкка тагын бер сынау булып тора.
Терлекчелек тармагында июнь ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәсе бүген – 10 июль көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында узды. Киңәшмәне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ачып, районда авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыклар белән таныштырды. Соңгы көннәрдә булып узган явым-төшемнәр дә икмәк уңышы өчен көтелгән һәм кирәкле дымны бирде.
Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда терлек сакланышы белән таныштырды. Шәхси хуҗалыкларда 1 июльгә 11962 терлек асрала. Ай эчендә сыерлар - 28, сарык-кәҗәләр 34 башка арткан. Сөт җитештерү июнь аенда узган ел белән чагыштырганда 123 процентка артып, ай дәвамында көнлек савылган сөт күләме 44 тонна булды.
Июнь ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Әтәс җирлеге яулады. Авыл башлыгы Эльвира Насыровага “Ат” сыны тапшырылды.
9 июль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә шәхси хуҗалыкларга газ кертү, табигый байлыкларны саклау, чишмәләрнең торышы, торак шартларын яхшырту, максатчан укуга урнашу, матди ярдәм күрсәтү буенча булды.
Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре буенча бүлек җитәкчеләренә һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең яшәү урыны буенча авыл җирлекләре башлыкларына йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.
Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны район башлыгының кабул итүе даими рәвештә һәр сишәмбе үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Һәр өлкәдә халык белән аңлашып эшләү буенча район башлыгының җитәкче-белгечләргә күрсәтмәсе дә бирелә кабул итү барышында.
“Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсе кысаларында узган 46 нчы республика конкурсында катнашып, 44 савымчы арасында линияле сөтүткәргечкә саву буенча беренче урынны "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова 98,35 балл җыеп яулаган иде.
9 июль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Гүзәл Әхмәтова һәм Гүзәлне республика ярышына әзерләүче остазы район авыл хуҗалыгы идарәсенең сәнәгать-маркетинг бүлегенең өлкән белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова белән очрашты. Хезмәтләрен хөрмәтләп, Энгель Нәвап улы эшсөяр кызларга - чәчәк бәйләмнәре, Гүзәл Әхмәтовага Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне акча түләү хисабына күрсәтү очракларының артуы турында хәбәр итә.
Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш, сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Актаныш районында Ленин паркында Пар балдаклар фонтаны янында кичке ял тамашасы буларак билгеләп үтелде. Яшь парлар да, әни һәм әти булу шатлыгын татып, тулы һәм түгәрәк гаиләләрдә сабыйлар үстерүче райондашлар да, тормышта гаилә тәмен һәм гаилә кадерен белеп, пар канат булып яшәүче, бүген инде оныклар, оныкчыклар сөюче гаиләләр дә бәйрәм кичен бергәләп үткәрде.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева бәйрәмне һәркем күңелендә дә яшәүче иң кадерле хис-тойгылар белән бәйләп, һәр гаилә тарихы белән таныштырып алып барды. Һәр бүләкләнүче гаилә бергә бәхетле яшәү серләрен ачты, изге теләкләрен җиткерде.
"Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булган Иске Богады авыл җирлегендә яшәүче Сәрия һәм Илмир Гыйльфановларны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев котлап, медаль һәм истәлек бүләген тапшырды.
55 ел бергә пар канат булып яшәүче – зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Актаныштан Роза һәм Георгий Сергеевлар, ел башыннан 100 нче бала булып туучы Актаныштан Зәлия, әти-әнисе Ильвир һәм Лилия Харисовлар, Ана капиталы алучы гаилә Светлана Галиәхмәтова һәм Ильвир Федоровлар да бәйрәм барышында тантаналы шартларда бүләкләнделәр.
«Русские рифмы» һәм «Русское слово» яшь авторлар әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.
Бәйгене «Яшьләр иҗади инициативаларына ярдәм итү үзәге» оештыра.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Актаныш районы хезмәткәрләре (1964-1968 елгы хатын - кызлар, 1959-1963 елгы ир-атлар) Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Тавыш режиссурасы» компетенциясе буенча Ворлдскиллс компетенцияләренең дөньякүләм стандартлары буенча белем ала ала.