«Русские рифмы» һәм «Русское слово» әдәби бәйгесе

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

«Русские рифмы» һәм «Русское слово» яшь авторлар  әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.

Бәйгене  «Яшьләр иҗади инициативаларына ярдәм итү үзәге» оештыра.

Конкурста  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Әсәрләр түбәндәге  номинацияләрдә кабул ителә:

“Заманча проза”,

“Интеллектуаль проза”,

“Жанрлы проза”,

“Шигърият”,

“Драматургия”,

“Электрон китап”(махсус номинация).

Бер катнашучыдан гариза бер номинациядә кабул ителә.

Катнашу өчен  гаризаны  myrosmol.ru сайтында   “Чаралар” бүлегендә бирәсе. Таләп ителә торган форматта  әсәр шәхси кабинетта “Портфолио” бүлегендә куела. Аннары үз әсәреңне ЛитРес Самиздат сервисы аша куярга кирәк. Моның өчен сиңа теркәлергә һәм әсәрне docx форматында йөкләргә кирәк. Әсәрне тикшереп,  ЛитРес кибете аша бастырганнан соң, аңа сылтаманы күчереп алып    «Россия яшьләре» АИСы шәхси кабинетындагы “Портфолио” бүлегендә урнаштырырга һәм бу сылтаманы аннотация буларак  әсәрнең үзенә дә беркетеп куярга кирәк.

“Вконтакте”да рәсми төркем: https://vk.com/vsekonkursyru  .

 

Иң яхшы авторлар грамоталар һәм призлар алачак. «Заманча проза», «Интеллектуаль проза», «Жанрлы проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә җиңүчеләр белән «Эксмо-АСТ» нәшрият төркеме белән китап чыгаруга авторлык килешүләре төзеләчәк. “Драматургия” номинациясендә җиңүче белән «Мастерская Н.Л. Скорика" МГИК яшьләр эксперименталь театрында пьеса кую турында килешү төзеләчәк.  “Электрон китап” номинациясендә җиңүче белән «ЛитРес» электрон китаплар сервисы  килешү төзеячәк.

Конкурс сайты: https://myrosmol.ru/measures/view/29719

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International