Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Актаныш районында Ленин паркында Пар балдаклар фонтаны янында кичке ял тамашасы буларак билгеләп үтелде. Яшь парлар да, әни һәм әти булу шатлыгын татып, тулы һәм түгәрәк гаиләләрдә сабыйлар үстерүче райондашлар да, тормышта гаилә тәмен һәм гаилә кадерен белеп, пар канат булып яшәүче, бүген инде оныклар, оныкчыклар сөюче гаиләләр дә бәйрәм кичен бергәләп үткәрде.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева бәйрәмне һәркем күңелендә дә яшәүче иң кадерле хис-тойгылар белән бәйләп, һәр гаилә тарихы белән таныштырып алып барды. Һәр бүләкләнүче гаилә бергә бәхетле яшәү серләрен ачты, изге теләкләрен җиткерде.
"Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булган Иске Богады авыл җирлегендә яшәүче Сәрия һәм Илмир Гыйльфановларны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев котлап, медаль һәм истәлек бүләген тапшырды.
55 ел бергә пар канат булып яшәүче – зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Актаныштан Роза һәм Георгий Сергеевлар, ел башыннан 100 нче бала булып туучы Актаныштан Зәлия, әти-әнисе Ильвир һәм Лилия Харисовлар, Ана капиталы алучы гаилә Светлана Галиәхмәтова һәм Ильвир Федоровлар да бәйрәм барышында тантаналы шартларда бүләкләнделәр.