ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Рәфгать улы Хәев Казан, Уфа, Ижау медицина университетларында дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика факультетларында белем алучы студентлар белән очрашты.

Сәрваров Нияз (2 курс), Мирзамөхәммәтов Ильяс (3 курс), Миргалимова Алия (4 курс), Якупова Физалия (3 курс), Кадыйрова Йолдыз (4 курс), Саттарова Диләрә (2 курс), Вәгыйзов Илфак (4 курс), Саррахов Данияр (1 курс), Гыйльмуллин Илназ (1 курс), Нәгыймуллин Булат (4 курс) район үзәк хастаханәсендә практика үтәләр, сайлаган һөнәрләре буенча эшләп, тәҗрибә туплыйлар. Алар педиатрия, терапия, бала табу, хирургия бүлекләрендә, шулай ук Актаныш үзәк район хастаханәсенең балалар консультациясендә эшләделәр һәм бүлек мөдирләре белән бергә авырулар янында булдылар, дәвалау-диагностика процедураларын үткәрүдә катнаштылар.

Начар метеорологик күренешләр:

- Татарстан Республикасы территориясендә 13 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен һәм көчле җил, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин;

- төнлә һәм иртән көчле яңгыр, томан.

һава торышы

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә-иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр.

Урыны белән яшен, томан.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр, урыны белән яшен вакытында 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин кыска вакытлы көчәйтү 18 м/с кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +11º+16º, көндез максималь һава температурасы + 20 º+25º.

“Дәүләт кадастр бәяләве турында” 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ санлы федераль закон (алга таба – 237-ФЗ санлы закон) һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, № 3173-р боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләрен, аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.

237-ФЗ санлы законның 14 маддәсендәге 14 пункты нигезендә муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары халыкка күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү турында арадаш хисап документларын  урнаштыру турында, шулай ук үз мәгълүмати щитларына хәбәр урнаштыру юлы белән хисап проектына искәрмәләр тапшыру тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат бирә, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтта да.

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгуль гражданнарның һөнәри кеременә яңа салым барлыкка килде. Әлегә ул дүрт пилот төбәктә генә эшли: Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә.

Яңа салым режимы дәүләт хезмәткәрләренә отышлы, алар хәзерге вакытта торак тапшырудан булган керемнәренең 13 процентын түләргә тиеш.

Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.

Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелгән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның республика исемлеген теркәде.

Теркәлгән кандидатларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар биреләчәк.

Партиянең төбәк бүлеге исемлегендә 55 кеше. Кандидатлар исемлеге 20 июньдә «Бердәм Россия» Татарстан бүлегенең төбәк конференциясендә катнашучылар тарафыннан расланды һәм 28 июньдә республика Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим ителде.

Кандидатлар исемлеген РФ гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында федераль закон һәм ТР Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен тикшерделәр. Кандидатлар гаризаларында күрсәтелгән мәгълүмат профильле ведомстволарны тикшерү нәтиҗәләренә туры килә.

VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак.

10 июль көнне Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә гербы» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Актаныш районының 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре укучылары катнашты. Балалар бу көнне музейга үзләренең рәсемнәрен карарга килделәр һәм күргәзмә экспонатлары белән таныштылар.

 

 

 

8 июльдән 22 июльгә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе чит илләрдә туристик хезмәтләр һәм йогышлы куркынычлар мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” үткәрә.  Белгечләрнең консультацияләрен эш көннәрендә иртәнге 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр 8-800-350-50-60 телефоны буенча алырга мөмкин. Тәүлек буе һәм ялларсыз 8-800-555-49-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтырату бушлай.  

Актаныш Туган якны өйрәнү музее Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары белән ЮХИДИ хезмәткәрләре көненә багышланган «Сөйләшә торган билгеләр» исемле викторина үткәрде.  Викторинада Актанышның  1 нче мәктәбе укучылары катнашты.  Балалар ребуслар, сканвордлар чиштеләр һәм хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International