ТР Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелгән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның республика исемлеген теркәде.
Теркәлгән кандидатларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар биреләчәк.
Партиянең төбәк бүлеге исемлегендә 55 кеше. Кандидатлар исемлеге 20 июньдә «Бердәм Россия» Татарстан бүлегенең төбәк конференциясендә катнашучылар тарафыннан расланды һәм 28 июньдә республика Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим ителде.
Кандидатлар исемлеген РФ гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында федераль закон һәм ТР Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен тикшерделәр. Кандидатлар гаризаларында күрсәтелгән мәгълүмат профильле ведомстволарны тикшерү нәтиҗәләренә туры килә.
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак.