Актаныш районындагы пенсия алды яшендәге белгечләр WorldSkills стандартлары буенча белем үзләштерә ала

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Актаныш районы хезмәткәрләре (1964-1968 елгы хатын - кызлар, 1959-1963 елгы ир-атлар) Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Тавыш режиссурасы» компетенциясе буенча Ворлдскиллс компетенцияләренең дөньякүләм стандартлары буенча белем ала ала.

Укыту федераль бюджет акчалары хисабына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 30 декабрендәге 3025-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган пенсия алды яшьтәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программа кысаларында оештырыла.

Ворлдскиллс компетенцияләре тасвирламасы белән танышырга һәм сез сайлаган программа буенча заявканы  www.50plus.worldskills.ru  сайтында бирергә мөмкин. Казан дәүләт мәдәният институтын Укыту оешмасы сыйфатында сайлап алырга кирәк.

Төркем заявкаларын бирү, хезмәткәрләрнең белем алуын оештыру һәм программада катнашу мәсьәләләре буенча Казан дәүләт мәдәният институтының белем трансферы инновацион белем бирү үзәге директорына, педагогика фәннәре докторы, профессор Людмила Ефимовнага Савичка  мөрәҗәгать итү кирәк -  тел.: 8 (843) 277 53 50, lsavich@yandex.гu  .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International