Татарстанлыларга яңа төзелештән фатир алу хокукын рәсмиләштерү җиңелрәк булачак

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

1 июльдән Россиядә эскроу-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре эшли башлады. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары фикеренчә, яңа инвестицион модель гражданнарга яңа төзелешләрдә милек рәсмиләштерү бурычын гадиләштерәчәк.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, фатир сатып алучылар төзүчегә акча күчерми, ә акчаны эскроу саклык счетларында саклыйлар. Төзүче үз акчалары яки банк кредиты хисабына төзелеш алып бара. Төзүче, ким дигәндә, бер өлешле төзелеш объектын (15 ст.6 п.) файдалануга тапшыру һәм милек хокукын теркәүне раслаганнан соң гына, эскроу-счетларга керү мөмкинлеген ала. Шулай итеп, өлешчеләрнең финанс гаранты булып банк тора, ә төзүче өчен объектны вакытында тапшыру һәм кадастр исәбенә алу процедурасын үткәрү проектны уңышлы тәмамлауның мөһим өлешенә әверелә торган шартлар тудырыла.

Күп фатирлы йортны кадастр исәбенә алуны тәэмин итәргә вәкаләтле хакимият органы объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирергә тиеш. Мондый карар кабул ителгән көннән алып, биш эш көненнән дә соңга калмыйча, дәүләт органы кадастр исәбен алып бару турындагы гаризаны тиешле документлар белән теркәгәнгә җибәрергә тиеш.

Аннан соң, гариза кергән көннән башлап, биш эш көне эчендә белгечләр ЕГРНга күп фатирлы йортның барлык торак һәм торак булмаган биналары, гомумйорт милке, машина-урыннар, ярдәмче бүлмәләр турында мәгълүмат кертәләр. Техник планда хаталар булган очракта, аларны төзәтү өчен өч айга кадәр вакыт бирелә, кадастр исәбен алып бару бу вакытта туктатыла.

Милек хокукын теркәүгә гариза һәм документларны КФҮ офисында, Росреестр сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында тапшырырга мөмкин. Җиде эш көненнән дә соңга калмыйча, гариза бирүче тулы хокуклы күчемсез милек хуҗасы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International