Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25% өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген киңәйтү турында карарны имзалады. Документ үз көченә дә керде инде.
Яңа исемлеккә һөнәренә, вазыйфасына, белгечлегенә авыл хуҗалыгы техникасына, җитештерү җайланмаларына, хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларына хезмәт күрсәтү бурычы кергән һөнәрләр өстәлде. Сүз биредә ярдәмче эшчеләр, кладовщиклар, кочегарлар, каравылчылар һәм сакчылар, авыл хуҗалыгы корылмаларын төзүчеләр, токарьлар һәм эретеп ябыштыручылар, складлар һәм гаражлар мөдирләре, инженер-механиклар һәм инженер-электриклар турында сүз бара.
Карарда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси эшкуарлар да кертелгән.
Искәртеп узабыз, яңа елдан үз көченә кергән закон нигезендә мондый түләүләрне авыл хуҗалыгында аерым һөнәрләр буенча кимендә 30 ел эшләп, ялга чыккан, әмма авылда яшәп калган кешеләргә бирергә диелгән иде. Өстәмә тиешле һөнәрләр исемлеге Хөкүмәт карары белән расланган иде. Яңа карар әлеге исемлекне киңәйтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, пенсия эшләрендә(дело) авыл стажы турында кирәкле белешмәләр булмаса, гражданнар Россия Пенсия фондына 2019 ел ахырына кадәр шундый стажны раслый торган документлар тапшыра алалар. Әгәр мондый документлар 2019 ел ахырына кадәр керсә, пенсионерларга 2019 елның 1 гыйнварын кертеп, өстәмә тулысынча билгеләнәчәк.