Республика сыер савучылар бәйгесендә Актаныштан “Башак” хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова беренче урын яулады

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Конкурста барлыгы 44 савым операторы катнашты. Бәйге Биектау районында башланып,  АДУ-1 саву аппаратын сүтеп җыю буенча соңгы ярышы 2 июль көнне Лаеш районында үткәрелде.

46нчы мәртәбә оештырыла торган бәйге "Татарстанда Кыр көне-2019" кысаларында беренче тапкыр узды.

Абсолют чемпион исеменә Мамадыштан Сания Насыйбуллина лаек булды. Линияле сөтүткәргечкә саву буенча беренче урынны Актаныштан "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова  98,35 балл җыеп яулады. Беразга гына калышып, икенче урында Азнакайдан "Азнакай" агрофирмасы савымчысы Ризидә Газыева. Өченче урында  Биектау районыннан "Татарстан" агрофирмасы сыер саву операторы Рузалия Идрисова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International