БДИны югары баллга тапшыручылар Актаныш гимназиясендә!

2019 елның 28 июне, җомга

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары өчен чыгарылыш кичәсе аеруча  истәлекле булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын бик тә уңышлы тапшырган чыгарылыш укучыларын котларга Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. Быел гимназияне 22 укучы тәмамлый. Аларның барысы да мәҗбүри имтиханнар- математика һәм рус теленнән, үзләре сайлаган фәннәрдән югары балл туплады. Энгель Нәвап улы югары нәтиҗәләргә ирешүдә зур тырышлык куйган өчен гимназиянең укытучылар коллективына, укучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде. Урта гомуми белем турында “5” билгеләреннән генә торган аттестат Һәм алтын медальләрне Рөстәм Фәхерлегаяновка, Сөмбел Газизовага, Алия Исламовага, Нияз Нуруллинга, Миләүшә Габдрахмановага тапшырды. Гимназия директоры Рузилә Гарипова, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфикова, мәдәният һәм социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров, спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге башлыгы Айдар Иманаев та аерым укучыларны котлап, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор - Ләйсән Газизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International