Авыл эчендәге кибет халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш, әмма сату ноктасының көннең теләсә-кайсы вакытында бикле булуы ризасызлык тудыра.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов: “Баланы гаиләдән тартып алу дөрес күренеш түгел. Шуңа күрә гаиләне ныклы контрольдә тотыгыз! Авыл башлыклары, җирлектә яшәүче һәр кешегә игътибарлы булыгыз!” - диде 25 форма киңәшмәдә.
Җиңүнең 50 еллыгы, Көнбатыш, Дуслык урамнарына вак таш түшәлгән, Бүләк урамыннан Агыйдел урамына кадәр җәяүлеләр өчен тротуар салынган, Ленин проспектының кайбер өлешләренә брусчатка җәелгән. Мисал өчен, Хәмит чишмәсен, РТС бистәсенә чыга торган басманы төзекләндерүгә генә дә 956 мең сум акча тотылган.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 20 ноябрендә төнлә һәм көндез:
- кинәт салкынаю: төнлә һәм иртән -11..-16, аязган вакытта -22; көндез -8..-13;
- юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
һава торышы:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Кинәт салкынаю көтелә: төнлә-иртән-13кә кадәр..-16, аязган вакытта -22; көндез -10..-13.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Киров авыл җирлегендәге буаны карау, авыл белән ферма арасындагы полосада төлкеләр үрчү, яз тупыл мамыгы очу, Карт авылында елга ярлары ашалу, Иске Богады һәм Куян авылларында елга агымын үзгәртү буенча сораулар кабул итү барышында керде.
Быел халык өчен яңалык – бирегә килгән һәркем 2020 елда эшләнәчәк эшләргә үз теләк-тәкъдимнәрен кертә алачак.
Якташыбыз, татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех "Дөнья генераллары Тынычлык өчен" халыкара иҗтимагый ассоциациясенең иң югары бүләге булган Генераллар премиясенә - "Тынычлык күгәрчене" медаленә лаек булды.
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2019 нчы елда 124 хатын-кыз бәби алып кайткан. Ел башыннан алып караганда бала туу сентябрь һәм октябрь айларында чагыштырмача күбрәк күзәтелгән, сентябрьдә 15, октябрьдә 14 сабый якты дөньяга аваз салган.
Мин үзем Такталачыкның халык җыенында “Таң” хуҗалыгы рәисе Рафис Миңнехановның катнашуына ихластан сөенеп утырдым. Җирлек башлыгы да, халык та уңган бит рәистән! Һәрдаим ярдәм кулы сузып торган җитәкченең, кирәк вакытта, авыл халкын “утлы таба”га бастырып ала торган гадәте барын моңа кадәр дә ишетеп белә идем. Бүген дә инандым.
Өске Актанышны аскысы белән тоташтыручы баскычны, халыктан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң, ямаштырып куюга ирештек. Ара-тирә алыштырылган сайгаклар тишек киемдәге ямауны хәтерләтсә дә, баскычтан йөрү күпкә җиңеләйде.