ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14-16 ноябрь көннәрендә технологик техникум студентлары WorldSkills чемпионатының төбәк этабында катнашып җиңү яулап кайтты. Һөнәри ярышлар “Казан ЭКСПО” күргәзмә үзәгендә, төзелеш колледжында, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында үтте.

Актаныш авылында яшәүчеләр караңгы вакытта кайбер урамнарның тиешенчә яктыртылмавыннан зарлана. Баганалар урамның буеннан буена урнаштырылса да, алардагы лампочкалар я янып чыккан, я “матурлык өчен” генә эленеп тора. Ә халык караңгылыкка  чумган урамнар буйлап хәрәкәт итәргә мәҗбүр.

“Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге"  учреждениесе  бу нисбәттән күрше-тирә районнар белән генә түгел, республикалар белән дә  тәҗрибә уртаклашу юнәлешендә саллы эш башкара. Шул рәвешле, октябрь-ноябрь айларында актанышлылар хезмәттәшлек җепләрен Башкортстан республикасы белән дә ныгытып килә.

Тэги: Актаныш районы

Бүген - 18 ноябрь көнне Актаныш район башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасында аукцион узды. Актаныш авылының Шатлык урамындагы 7 нче җир кишәрлеге сатылды.

  18 ноябрь көнне ТР ФМ Казначылык Департаментының Актаныш районы территориаль бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.


17
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 18 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, бозлавык, юлларда бозлавык.

Инглиз теле буенча район олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.


16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Моннан биш ел элек Илфат Әнвәровның уллары әлеге турнирга тәүге башлангычны биргән иде. Актаныш районында көрәшнең тамырларын ныгытуны, әлеге спорт төренә балаларны тартуны алмаксат итеп куйган бәйгене мәктәпләр беренче елда ук күтәреп алды. Шушы дәвер эчендә Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган турнир үз җиңүчеләрен булдырды.

Әмма быелгы турнирда Иске Байсар, Меңнәр, Югары Яхшый, Уразай, Яңа Кормаш, Әтәс, Күҗәкә, Иске Айман мәктәпләре үз командаларын тәкъдим итмәгәннәр иде.

Быелгы  турнирда Башкортстан Республикасыннан, Татарстанның Азнакай, Зәй, Минзәлә районнарыннан килүче яшь көрәшчеләр дә бар иде. 130га якын көрәшче бүген ТАССР чемпионының исемен Актаныш келәменә алып керде. Киләчәктә Әнвәровлар бу турнирны республика югарылыгында оештырырга исәп тота. 

Район Советында җирле үзидарә, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International