ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: ТР ФМ Казначылык Департаментының Актаныш районы территориаль бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Әлеге вазыйфаны бүгеннән Илшат Шәрәпов башкарачак.

Коллективка яңа җитәкчене Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров тәкъдим итте. Ул Илшат Шәйхелгали улына йөкләтелгән вазыйфасында  уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

Сүз уңаеннан, Илшат Шәрәпов ТР ФМ Казначылык Департаментының Актаныш районы территориаль бүлеге белән  2001-2010 елларда идарә иткән иде. 2010-2019 елларда бүлекнең идарә дилбегәсе Рөстәм Каюмовка тапшырылды.

Аңлашылганча,  Илшат Шәйхелгали улы коллектив өчен яңа кеше түгел. Нигездә, хәзерге хезмәткәрләр аның кул астында тупланган. Алга таба уңышлы эшчәнлек алып баруда бу фактның  мөһим роль уйнаячагын искәртми мөмкин түгел.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International