АВЫРТКАН УРЫН: Утлар яна, әмма зарлар кала

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Актаныш авылында яшәүчеләр караңгы вакытта кайбер урамнарның тиешенчә яктыртылмавыннан зарлана. Баганалар урамның буеннан буена урнаштырылса да, алардагы лампочкалар я янып чыккан, я “матурлык өчен” генә эленеп тора. Ә халык караңгылыкка  чумган урамнар буйлап хәрәкәт итәргә мәҗбүр.

Актаныш авылы башкарма комитетының да авырткан урынына әверелгән ул багана утлары. Юкса, район үзәгендә яктыртылмаган урамнар бармак белән генә санарлык.  Алары да халыктан зар керү белән  караңгылык томаныннан чыгарылып килә.

“Актаныш басмалары” скверындагы утсызлык проблемасы тиз арада хәл ителде, чөнки актанышлылар дөрес  вакытта сизгерлек күрсәтте.

Бер проблема чишелү исә халыкның җитәкчелеккә булган ышанычын ныгытып җибәргән кебек булды – утсыз урамнар буйлап йөрүчеләр тарафыннан мондый зарлар тагын да  артты. Димәк, райондашларыбыз бу юнәлештә алга китешне сизде.

- Ут сораган халыкны берничек тә гаеп итеп булмый. Алар үзләренә тиешне таләп итә. Бер урамда яшәүчеләр яктыртылган юллардан йөргәндә, икенчеләрнең абына-сөртенә атлавы дөрес түгел,билгеле. Халыктан сигнал керә икән,без аны тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Барлык кимчелекләрне дә күреп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә без эшне халык ярдәменә таянып оештыру яклы. Алар турыдан-туры безгә  яки  “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесенә   мөрәҗәгать итсен иде.  Телефон номеры: 3 - 10 -12.  Чишелмәслек проблема түгел ул урам утлары, - дип,   актанышлыларга мөрәҗәгать итте Илһам Шәмсунов.

Чыннан да, соңгы көннәрдә генә дә, халык мөрәҗәгатьләре нигезендә, утсыз урамнар яктылыкка тиенгән. “Альмига” кибетеннән икенче санлы мәктәпкә таба илткән юлда да яктылык чыганаклары тәртипкә китерелгән. 57 бистәдәге Химиклар урамында да утлар балкый.

Бүген исә Аскы Актанышның Ветеринария урамында яшәүче райондашыбыз шушы ук мәсьәлә буенча Илһам Сәлимҗан улына шәхсән мөрәҗәгать итте. Юк, бер урамга 100 лампочка куюны сорамады ул, фәкать берничә урынга ут куюны үтенде.

- Үз капка төбемә дип тә әйтмим. Караңгыда урамга килеп кергәндә, бераз яктырак булып торса, биредә яшәүчеләргә уңайлы булыр иде, - диде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International