ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлеше өлкәсендә тикшерү үткәрелде, аның барышында республиканың Яшел Үзән районы территориясендә 700 куб метрдан артык күләмдә төзелеш һәм башка калдыкларны туплау факты ачыкланды.

Закон бозуларны бетерү максатыннан, җирле үзидарә органына табигать саклау прокуроры тарафыннан күрсәтмә бирелде.

Закон бозу очракларын ирекле рәвештә төзәтмәү сәбәпле, табигатьне саклау прокуроры судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте.

Яшел Үзән шәһәр суды карары белән прокурор таләбе тулысынча канәгатьләндерелде. Җирле үзидарә органына калдыклар чүплеген бетерү бурычы йөкләнде.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуроры контролендә.

 

19 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә Актаныш районында яшәүчеләрне әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрелә. Гражданнарны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары - Татарстанның әйләнә - тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Фәнил улы Шакиров, Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры - өлкән юстиция киңәшчесе Илсур Ирек улы Гыйльметдинов кабул итәчәк. Кабул итү Актаныш авылы, Ленин урамы, 17 адресы буенча район Советы бинасында узачак. Алдан язылу 3-44 -22 телефоны буенча.

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 16 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4, көндез максималь һава температурасы +2..+6.

Актаныш авылында яшәүче ветераныбыз Мисбах Гайнулла улы Гомәровның бүген гомер бәйрәме - аксакалга 90 яшь тулды!

Ветеранны туган көне уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов котлады. Тәбрикләү хатларын һәм бүләк-күчтәнәчләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тапшырды.

Кичке сәгатьләрдә дамба аша йөрүче актанышлылар, билгеле, чаң сугарга керешкән. Дөрес эшләгәннәр! Күпер бит су аша салынган, көзге караңгы кичләрдә, һава торышының тотрыксыз вакытларында, аяк асты бозлавыкка әверелгәндә, адәм баласына ни булмас? Менә ул чакта инде җаваплыны эзләү, ул лампочкаларны кем борырга тиеш икәнен ачыклау белән генә котылып та булмас иде.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Октябрь аенда гына да район хуҗалыклары 70 баш мөгезле эре терлекнең үлеменә юл куйган. Агымдагы елның ун аена исә 797 малкай харап булган. Ягъни без  шушы вакыт аралыгында хәлле генә бер хуҗалыкның ярты терлеген үтереп бетергәнбез дигән сүз бу.

Тана алырга исәпләп, документларын тапшырган  кешеләр дә ел ахырына кадәр субсидия алачаклар дип ышандырды район җитәкчелеге.

13 ноябрь көнне районның ЗАГС бүлегендә “Гаилә мәктәбе” дәресләренең чираттагысы үтте.

Баксаң, бүгенге көндә хуҗалыкларның барысында да  дә соматик күзәнәкләрнең күләме нормадан күпкә югары. Иң аянычы, монда сыер түгел, ә нәкъ менә кеше факторы гаепле. Ягъни тиешенчә  тәрбияләмәү аркасында район  тәүлегенә 20-26% сөтне югалта!


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре биргән документлар пакеты буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве вакытын кыскартты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр кыскартылды; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда 12 дән 9 эш көненә кадәр калды», - диделәр Татарстан Росреестрында.

Моннан тыш, документларны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте порталы ярдәмендә электрон рәвештә тапшырган очракта күчемсез милекне бер көн эчендә үк теркәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International