Дәүләт Думасы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 2019 елның федераль бюджетына төзәтмәләрне кабул итте.
Закон проекты нигезендә, аерым алганда, 2019 елның федераль бюджетыннан 319 млрд сум акчаларны кабаттан бүлергә тәкъдим ителә. Акчалар төзелеп бетмәгән йортлар, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүгә - күпфатирлы йортларда төзелешне тәмамлауга юнәлтеләчәк.
Дәүләт программаларын финанслауга өстәмә 183 млрд сум юнәлтеләчәк. Димәк, мәгариф, физкультура һәм спорт, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше программалары буенча ассигнованиеләр үсәчәк.
Бүлек белгечләре сатып алучыга аның хокуклары бозылу турында аңлаттылар. Фабрика бизәге бозылган һәм келәймә бозылган очракта кисем тукыма өстәү, шулай ук фабрика ярлыгы һәм келәймәле тукыма кисәкләрен сату тыела. Бу РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 43 пунктында (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) язылган. Кулланучыга товарны сатып алу урыны буенча кибеткә дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
13 ноябрь көнне якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары Актанышның 2 нче санлы мәктәбе укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган архив эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында яшьләр “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева кызларга, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов ДОСААФ эшчәнлеген торгызу буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе башлыгы Шәфкат Габделбәр улы Саффаров, аның урынбасары Гөлфидә Тимергали кызы Мәхмүтова, Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Таһир улы Хуҗин белән очрашты.
Актаныш бүлекчәсе бүгеннән үз эшчәнлеген башлап җибәрде, районда кабаттан ДОСААФ эшчәнлеген торгызу, үзенчәлекләре буенча район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова җитәкчелегендә брифинг узды.
"В" категориясенә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә курслар ачыла, укулар 1 декабрьдән башлана. Уку бүлмәсе район Балалар иҗат үзәгендә, яңа сыйныф бүлмәсендә булачак.
Мәскәүдә « «Мәгариф» милли проекты: берләшмә, команда, нәтиҗә» I Бөтенроссия форумы булып узды, анда Актаныш кадет мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Корбанов Камил һәм Актанышның 1нче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Хөҗҗәтов Илназ катнашты.
Форум эшендә безнең төбәктә ачылган «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең 70 җитәкчесе, шулай ук Ставрополь краенда «Заманча мәктәп» төбәк проектын гамәлгә ашыруның региональ координаторы катнашты.
Форум Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю.Васильева, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары М. Н. Ракова, шулай ук Россия мәгариф берләшмәсе вәкилләре катнашында узды.
Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары тәрбияче Әлфия Корбанова белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсә Хисмәтулла улы Хисмәтуллин белән очраштылар, аны 94 яше - туган көне белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм Гайсә абыйга бүләкләр тапшырдылар. Гайсә Хисмәтулла улы кадетларга үзенең теләкләрен һәм киңәшләрен бирде. Очрашуда ветеран үзенең тормыш хатирәләрен искә алды. Сугыш китергән авырлыкларны ачынып сөйләде. Яшьләргә үзенең киңәшләрен бирде.
Терлекчелек тармагында октябрь аенда иң нәтиҗәле эшләүче фермерлар, зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләренә бүген 24 форма киңәшмәсендә район башлыгының махсус премияләре тапшырылды, әлеге сумма бу юлы 65 мең сум күләмендә.
Үз хезмәтләренең осталары – фермерлар Ильвир Хәбиров(Татар Суыксуы), Илнур Әмиров(Чалманарат), Зөбәрҗәт Нуретдинов(Түке); баш зоотехник – Рәсил Нургалиев(“Нур Баян”); баш мал табиблары Лилия Гыйльфанова(“Башак”), Рәшит Мусин(“Нур Баян”); ферма мөдирләре Рәмилә Харисова(“Нур Баян”), Хәмит Заһиров, Раян Әминов, Ирек Гайнетдинов(“Әнәк” агрофирмасы), Назыйф Шәйхелмәрданов(“Нур Баян”), Азат Галиев(“Ташкын”).
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның октябрь ае йомгаклары буенча узган 24 форма киңәшмәсендә җирлекләр арасында беренче урынны Иске Сәфәр җирлеге яулады. Авыл башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды. Иске Сәфәр җирлеге апрель ае нәтиҗәләре буенча да “Ат” сынына лаек булган иде.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның октябрь ае йомгаклары буенча узган 24 форма киңәшмәсендә хуҗалыклар арасында беренче урынны “Чишмә” агрофирмасы алды, җитәкчесе Ирек Галимовка Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды. “Чишмә” агрофирмасы август ае нәтиҗәләре буенча да “Ат” сынына лаек булган иде.
Ни өчен Актаныш районында шәхси эшмәкәрләр сөтне төрле бәядән кабул итә? Бу көн-төн мал арасында кайнашкан авыл кешесенә карата “хөрмәт” билгесеме әллә?