Ирекле метраж белән тукыма сатып алган вакытта сатучының тукыма кисүе яки, ничек кенә сәер тоелмасын, тукыма маркировкаланган өлешен сатуга санавы да ихтимал. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итте.
Бүлек белгечләре сатып алучыга аның хокуклары бозылу турында аңлаттылар. Фабрика бизәге бозылган һәм келәймә бозылган очракта кисем тукыма өстәү, шулай ук фабрика ярлыгы һәм келәймәле тукыма кисәкләрен сату тыела. Бу РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 43 пунктында (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) язылган. Кулланучыга товарны сатып алу урыны буенча кибеткә дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Законда билгеләнгән срок эчендә 1500 сум күләмендә акча сатып алучыга кире кайтарылды. "Хәзер мин кулланучылар хокукларын белергә кирәклеген беләм! Гасыр яшә, гасыр укы!"- дип нәтиҗә ясады кулланучы кайнар линия телефонына рәхмәт белдерүендә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы