Терлекчелектә октябрь ае йомгаклары буенча район башлыгының махсус премиясенә ия булучы алдынгылар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Терлекчелек тармагында октябрь аенда иң нәтиҗәле эшләүче фермерлар, зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләренә бүген 24 форма киңәшмәсендә район башлыгының махсус премияләре тапшырылды, әлеге сумма бу юлы 65 мең сум   күләмендә.

Үз хезмәтләренең осталары – фермерлар Ильвир Хәбиров(Татар Суыксуы), Илнур Әмиров(Чалманарат), Зөбәрҗәт Нуретдинов(Түке); баш зоотехник – Рәсил Нургалиев(“Нур Баян”); баш мал табиблары Лилия Гыйльфанова(“Башак”), Рәшит Мусин(“Нур Баян”); ферма мөдирләре Рәмилә Харисова(“Нур Баян”), Хәмит Заһиров, Раян Әминов, Ирек Гайнетдинов(“Әнәк” агрофирмасы), Назыйф Шәйхелмәрданов(“Нур Баян”), Азат Галиев(“Ташкын”).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International