Дәүләт Думасы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 2019 елның федераль бюджетына төзәтмәләрне кабул итте.
Закон проекты нигезендә, аерым алганда, 2019 елның федераль бюджетыннан 319 млрд сум акчаларны кабаттан бүлергә тәкъдим ителә. Акчалар төзелеп бетмәгән йортлар, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүгә - күпфатирлы йортларда төзелешне тәмамлауга юнәлтеләчәк.
Дәүләт программаларын финанслауга өстәмә 183 млрд сум юнәлтеләчәк. Димәк, мәгариф, физкультура һәм спорт, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше программалары буенча ассигнованиеләр үсәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелгән үзгәрешләргә комментарий бирде:
"Быел кертелергә планлаштырылган 390 объектның әлегә 25 е генә кертелгән. Бу бюджет сумының тиешенчә нәтиҗәле эшләмәвен аңлата".