ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

24 форма-киңәшмә  районның төп юнәлеше булган авыл хуҗалыгы тармагында  мөһим урын биләп тора. Район эчендәге терлек хәрәкәтен ныклы контрольгә алып, аңа дөрес юнәлеш бирүдә дә әһәмияте зур аның.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Актаныш районы дәүләт тәкъдим иткән программалардан тулы куәттә файдалану яклы.  Авыл җирлекләрендә дә бу нисбәттән җанлы хәрәкәт тоемлана.

Быелдан ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый торган мәсьәлә халык җыеннарында хәл ителәчәк. Гаять зур әһәмияткә ия шундый җыеннарның тәүгесе  Киров авыл җирлегендә оештырылды.

Соңгы елларда Татарстанда киң колач җәйгән үзара салым программасы  авыл халкының тормышын уңай якка үзгәртүгә саллы өлеш кертте.  Авыл кешесенә яшәү шартларын яхшырту өчен үзенә күрә бер стимулга да әверелде ул. Алар бердәм җыелган акчаның көчен дә, мөмкинлекләрен  дә аңлап, дәүләт программасына теләктәшлек белдерде.

Моңа кадәр үзара салым җыю, аның күләмен билгеләү җирлекләрдә үткән референдумнарда хәл ителсә, быел үл үзгә форматка кертелүе белән игътибарга лаек. Быелдан ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый торган  мәсьәлә  халык җыеннарында хәл ителәчәк.

Гаять зур әһәмияткә ия шундый җыеннарның тәүгесе узган шимбәдә Киров авыл җирлегендә оештырылды. Биредә халык фикере тыңланып,  алга куелган эш планнары билгеләнде. Аңлашылганча, үзара салым акчасының тотылышы   халык җыены  үткәрү юлы белән хәл ителде. Шул рәвешле, 2020 елда Киров җирлегендә планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен җан башыннан 1000 сум күләмендә акча җыелачак. Үзара салым акчасын түләүдән беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, көндезге бүлектә укучы студентлар азат ителә.

Актаныш районында мондый төр җыеннар дәвам итәчәк. Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: җыеннарда актив катнашып, җирлектә башкарылган (плалаштырылган) эшләргә үз фикерегезне белдерсәгез иде. Җирлек яшәешенә битараф калмыйк – тамчыдан күл җыела!


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 «Нургалиев» дигән фамилияне ишеткәч, көрәш сөючеләрнең, минемчә, күз алдына ике егет килеп баса. Берсе – Раил Нургалиев, икенчесе нәселләре белән көрәшче Ришат, Руслан һәм Раббани Нургалиевлар. Ике ел рәттән, үзенә 19 яшь булуына да карамастан, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган ярышта чемпион калган Раббани Нургалиевны Актанышның өмете дип атыйлар. Раббани белән бозык кызлар, шәхси тренеры – әтисе, биючедән ничек көрәшче булып китүе һәм башкалар турында сөйләштек.


10
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләре 8 ноябрь көнне район мәдәният йортында  үткәрелгән тантаналы чарада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, анда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Тантана  тәбрикләүләр, бүләкләүләр,  концерт номерлары белән үрелеп барды, һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эчке эшләр органнарының район тормышындагы  ролен билгеләп үтте, иминлекне, тынычлыкны  тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады. Энгель Нәвап улы полиция хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен рәхмәтен җиткерде, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары теләде,  эчке эшләр органнарында аеруча яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен полиция хезмәткәрләренә район башлыгының мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов полиция хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итте һәм аларны 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән котлады.

“Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, ветераннарыбыз, сезне эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре белән район Советы, район башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән тәбрик итәм. Сезгә көндәлек фидакарь хезмәтегез, җинаятьчелеккә каршы көрәш эшенә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм.

Полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы район, республика югарылыгында узган  чараларда да ачык күренде.  Районыбызда узган “Авыл яшьләре” спорт уеннары, Ык буе сабантуе, спорт чаралары, сайлау кампанияләре вакытында  да без һәрвакыт беренче урынга катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген бергәләп тәэмин итүне бурыч итеп куйдык һәм моңа ирештек тә.

Хокук тәртибен тәэмин итү буенча көндәлек хезмәтегез  район халкының, җирлек яшәешенең иминлеген тәэмин итә, сезнең ярдәм белән Актаныш  - бүген республиканың  иң куркынычсыз районнарының берсе.

Яшьләр һәм ветераннарның үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләве традицияләрне саклый, һөнәри осталыкка ирешүдә, җинаятьләрне кисәтүдә һәм булдырмауда сезнең бердәмлекне ныгыта. Канунга хезмәт итү - зур җаваплылык, батырлык, югары компетентлык, көндәлек уяулык сорый.  Бүген район эчке эшләр бүлегенең шәхси составы  криминаль күренешләргә үз вакытында киртә куя, хокук тәртибен саклый, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклый.

Сезгә киләчәктә дә ныклык, һөнәри осталык, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне!”

 


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча ирекле халык дружинникларын бүләкләделәр

  2019 елның 8 ноябрендә Актаныш муниципаль районы мәдәният йортында җәмәгать тәртибен саклауда полиция органнарына ярдәм итүче халык дружинасының актив хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фәттахов, Актаныш районы территориясендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен, ирекле ярдәмчеләргә һәм Актаныш районы буенча Эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы И. Хәйретдинов белән бергә, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклауда актив катнашканнары, хокук саклау органнарына ярдәм күрсәткәннәре өчен, ДНДның иң яхшы әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм акчалар тапшырдылар. 2019 елның гыйнвар-июнь айларында үткәрелгән рейтинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы ирекле дружинникларны билгеләделәр. Актаныш районы территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм ДНДда катнашучылар исемлеге Актаныш муниципаль районы администрациясенең хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия карары белән расланган. 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклауда актив катнашкан, хокук саклау органнарына ярдәм иткән өчен 9 иң яхшы ирекле дружинник бүләкләнде.

Актаныш  район Советының чираттагы III чакырылыш 41 нче утырышы узды.

Бүген район Советы бинасының утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды. Көн тәртибендә “Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында“гы мәсьәлә дә  каралды. Утырышта  район башкарма комитеты житәкчесе итеп, бертавыштан,  Илшат Илфат улы Габделхәев сайланды.

Илшат Илфат улы 1984 елның 11 апрелендә Казан шәһәрендә туа. Белеме – югары, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, белгечлеге -  биология һәм география укытучысы.

2010 елдан аның хезмәт юлы Актаныш районы белән бәйле. 2010-2012 елларда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә  баш белгеч, 2012 елда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, 2012-2013 елларда ФОРПОСТ директоры, 2013-2015 елларда Зөбәер мәктәбе директоры, 2015-2018 елларда район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе, 2018 елдан бүгенгәчә Актаныш технологик техникум директоры булып эшли.

          Гаиләле, тормыш иптәше Светлана белән кыз һәм ул үстерәләр.

Актаныш район мәгариф эшчәнлеген камилләштерүдә мәктәп директорлары белән берлектә узучы чираттагы киңәшмә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында семинар форматында узды.

"Тулы көн мәктәбе шартларында укыту-тәрбия процессын оештыруда системалылык булдыру" дигән семинар барышында директорлар һәм балалар бакчалары мөдирләре "Гаделлек эзләп", "Яшь укытучы көндәлеге", "Заманча дәреснең уңыш формуласы", "Аргументлау күнекмәләрен һәм бәхәс этикетын үстерү чарасы буларак мәктәп дебатлары", "Бала күңеле - төпсез нигез" темалары буенча мастер-классларда булды.

З.Вәлиева, Ч.Шәрипова, Л.Әюпова, М.Гыйльметдинов, Л.Хөсәеновның эш тәҗрибәләре белән танышып, ачык дәресләрдә  дә катнаштылар алар. Семинарның төп темасы, тәрбия юнәлешендә традицияләр сакланышы, һөнәри үсеш, татар телен укыту үзенчәлекләре буенча чыгышлар тыңлап, фикер алыштылар.

Семинар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дәүләт имтиханнарына укучыларны әзерләү буенча район мәгариф идарәсе оештырган  ачыктан-ачык сөйләшү белән дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International