Актанышта район мәгариф эшчәнлеген камилләштерү турында сөйләштеләр

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Актаныш район мәгариф эшчәнлеген камилләштерүдә мәктәп директорлары белән берлектә узучы чираттагы киңәшмә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында семинар форматында узды.

"Тулы көн мәктәбе шартларында укыту-тәрбия процессын оештыруда системалылык булдыру" дигән семинар барышында директорлар һәм балалар бакчалары мөдирләре "Гаделлек эзләп", "Яшь укытучы көндәлеге", "Заманча дәреснең уңыш формуласы", "Аргументлау күнекмәләрен һәм бәхәс этикетын үстерү чарасы буларак мәктәп дебатлары", "Бала күңеле - төпсез нигез" темалары буенча мастер-классларда булды.

З.Вәлиева, Ч.Шәрипова, Л.Әюпова, М.Гыйльметдинов, Л.Хөсәеновның эш тәҗрибәләре белән танышып, ачык дәресләрдә  дә катнаштылар алар. Семинарның төп темасы, тәрбия юнәлешендә традицияләр сакланышы, һөнәри үсеш, татар телен укыту үзенчәлекләре буенча чыгышлар тыңлап, фикер алыштылар.

Семинар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дәүләт имтиханнарына укучыларны әзерләү буенча район мәгариф идарәсе оештырган  ачыктан-ачык сөйләшү белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International