Актаныш районының шәхси секторы октябрь аенда терлек асрау буенча йомгак ясады

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 13 ноябрь көнне, Актаныш районының терлекчелек тармагы октябрь аена нәтиҗә ясап, гадәттәгечә, югалту-табышларын барлады. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарага хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган затлар - мал табиблары, зоотехниклар, ферма мөдирләре чакырулы иде.

24 форма-киңәшмә  районның төп юнәлеше булган авыл хуҗалыгы тармагында  мөһим урын биләп тора. Район эчендәге терлек хәрәкәтен ныклы контрольгә алып, аңа дөрес юнәлеш бирүдә дә әһәмияте зур аның.

Шәхси сектордагы айлык нәтиҗәләр белән залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Кызганычка каршы, тотып мактарлык саннар янәшәсендә бу юлы да салып таптарлык күрсәткечләр дә бар иде. Агымдагы елның унберенче аена Актаныш районының шәхси секторы 12 092 баш мөгезле эре терлек белән аяк баскан. Узган елның шушы чорына карый, саннар үсештә булуы куандыра. Гомуми тырышлык белән терлек 178 башка арткан. Югары күрсәткечләр Аеш, Актаныш, Такталачык, Иске Сәфәр, Чалманарат, Киров, Иске Богады җирлекләрендә. Татар Суыксуы, Теләкәй, Иске Байсар, Уразай, Татар Ямалысы, Чуракай җирлекләре исә, арттыручылар исемлегенең капма-каршысында. Гомумән билгеләп үтсәк, мал-баш санын арттыруга йөз тоткан җирлекләр барлык кисемнәр буенча да лидерлык позицияләрен саклап килә. Хәер, бу аңлашыла да. Ел дәвамында эшләнгән эш кенә уңай нәтиҗә бирергә сәләтле.

Райондагы шәхси хуҗалыкларда 4 648 баш сыер малы исәпләнә. Кызганычка каршы, авыл халкы соңгы вакытта сыер малын шактый киметкән. Узган елга карый кимү 59 баш булса, октябрь аенда 16  шәхси хуҗалык сыер малын бетергән. Билгеле, мал киметүнең үз  сәбәпләре бар. Ул да булса, лейкоз авырулы сыерларны бетереп, алар урынына сәламәт буын торгызу. Иске Айман авыл җирлегендә сыер малының сизелерлек кимүен башлык нәкъ шушы сәбәп белән аңлатты. Киметүен киметкәннәр, торгызу өчен күпме вакыт кирәк булыр икән?

Соңгы күрсәткечләрдән аңлашылганча, районда вак мал саны да сизелерлек кимү кичергән. Узган елга карый 2051 баш сарык бетерелгән. Аның каравы, Актанышта атлар үрчеме уңай динамика бирә. Ел башыннан аларның саны 50 гә артып, 507 не тәшкил итә.

Авыл кешесенең яшәү дәрәҗәсе, беренче чиратта, аның тоткан малыннан ачык чагыла. Әгәр бүген райондашларыбыз торак тутырып мал асрый икән, димәк, бу хезмәт ярыйсы ук яхшы табыш китерә.  Әмма авыл халкы бер сәбәпсез терлек мал-баш санын киметә икән, монда инде уйланырлык нигез бар. Җирлек башлыклары, беренче чиратта, шәхси секторлардагы мал-баш санының кимү сәбәпләрен ачыкласын иде. Бөтен эш ялкаулыкка барып тоташмыйдыр, шәт!

24 форма-киңәшмә барышында җирлек башлыкларының терлекчелек тармагы юнәлешендәге хезмәтләре бәя алды. Мөгезле эре терлекнең мал-баш саны максатчан арткан  Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага  лаеклы рәвештә ат сыны  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International